Ничек итеп Украинадагы референдумнар кагыйдәләрне бозды?

Кораллы кеше сакта торганда хатын-кыз референдумда тавыш бирә. Донецки, 11 май

Украинаның Лугански һәм Донецки шәһәрләрендәге Русия яклы сепаратистлар 11 майда узган референдумнар уңышка иреште, ди. Ләкин тавыш бирү артында барыбер күп сораулар кала бирә.
Нәрсәләр төгәл билгеле:

- де-факто сайлау комитетлары референдумда күпчелек бәйсезлек өчен тавыш бирде, ди. Донецкида 89 процент, Луганскида 96 процент.

- Киев һәм берничә Көнбатыш илләре, шул исәптән АКШ, референдумның кануни булуын кире какты.

- Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Мәскәү халыкның фикер белдерүенә хөрмәт белән карый һәм Киев, Донецки, Луганскины референдум нәтиҗәләре турында сөйләшүләр башларга чакыра, дип белдергән иде.

- Референдум көнендә корбаннар булды. Кимендә бер кешенең Красноармейски шәһәрендә үтерелүе турында хәбәр ителде.


Нәрсәләр төгәл билгеле түгел:

- Тавыш бирүчеләрнең төгәл саны билгеле түгел. Сепаратистлар белдергәнчә, халыкның якынча 70 проценты референдумга килгән. Украин халкының 15 процентын тәшкил иткән Лугански һәм Донецкида якынча 6,5 млн кеше яши. Ләкин тавыш бирүчеләр саны турында төгәл мәгълүмат бирелмәде. Шулай ук хезмәткәрләр саны аз булган сайлау комиссияләренең ничек тиз арада йөзләгән мең бюллетеньне санап чыга алуы да аңлатылмады. Украина президенты вазифаларын башкаручы Александр Турчинов белдергәнчә, Луганскида референдумна 24 процент халык килгән, Донецкида - 32%.

Шикләнергә нигез бар:

- Барысы да шундый җиңел. Референдумга әзерләнер өчен бер айдан ким вакыт җитәрлек булды. Сепаратистлар белдергәнчә, әзерлек эшләренең чыгымы 1700 доллар тәшкил иткән.

- Күренми торган тавыш бирүчеләр. Сепаратистлар һәм Русия яклы журналистлар референдум көнендә тавыш бирергә теләүчеләр зур чиратларда тора, дип хәбәр иттсәләр дә, Лугански һәм Донецкида башка хәбәрчеләр кайбер сайлау пунктларының көн дәвамында буш торуын белдерде. 500 мең кеше яшәгән Мариупольда бары тик җиде сайлау пункты ачылган булган. Шуңа күрә шундый зур чиратлар җыелган да. Кайбер бюллетень сандыкларын урамда урнаштырырга мәҗбүр булганнар.

- Басым ясау. Күпчелек тавыш бирү пунктларын битлекләр кигән һәм корал тоткан кешеләр саклап торды. Алар үзләре дә тавышларын корал тоткан килеш бирде. Кайбер сайлау үзәкләре тавыш бирү өчен чаршау белән капланган шәхси мәйданчыклар әзерли алмаган. Шуңа күрә халык шул ук кораллы кешеләр алдында тавыш бирергә мәҗбүр булган.

- Тавыш бирүчеләрнең канун бозуы. Украина канунына күрә, сайлау комитеты тавыш бирү үзәгендә тугыз хезмәткәр тәэмин итәргә тиеш. Күпләгән үзәктә исә якынча өч кеше генә эшләгән. Алар элек сайлау эшендә катнашмаганын ачыктан-ачык таныган. Кайбер пунктларда тавыш бирүчеләр исемлеге булмаган - бу хәрәмләшүләргә юл ача. Кимендә бер ир-атның берничә кеше өчен тавыш биргәнен күргәннәр. Аның сүзләренчә, бар гаиләсе өчен тавыш бирергә аңа “рөхсәт” биргәннәр.

- Бюллетеньнәр урлау. Референдум башланган вакытта Украина хәрбиләре Донецки янында машина тоткарлаган. Анда кораллы кешеләр һәм якынча 100 мең “әйе” дип билгеләнгән бюллетень булган. Кайбер журналистлар сепаратистларның “юк” дип билгеләнгән бюллетеньнәрне юк иткәнен күргән. Лугански сепаратистлары вәкиле Василий Никитин белдергәнчә, Украина милли гвардиясе 15 меңләп бюллетень урлаган, шуңа күрә сепаратистлар тагын бастырырга мәҗбүр булганнар.

- Сорауштырулар башка нәтиҗә күрсәтә. 8 майда Pew тикшеренү үзәге уздырган сораштыру мондый нәтиҗәләр күрсәтте: Көнчыгыш Украина халкының 70 проценты илнең бүленмәвен тели, бары тик 18 процент кына сепаратистлар яклы. Сораштыру шулай ук төбәктәге рус теллеләр өчен оештырылган: 58 процент бердәм дәүләт өчен, 27 - бәйсезлек өчен.

- Менә бу видео (игътибар, сүгенүләр бар). Украин силовиклары узган атнада телефон сөйләшүенең аудиоязмасын чыгарды. Анда Русия үтәмилләтчеләр лидеры Александр Баркашов һәм Донбасс сепаратистлары җитәкчесе Дмитро Бойцов аралаша. Бойцов референдумның уңышлы уза алмаячагына борчыла; Баркашов, “нәрсә телисең шуны яз да куй. 99 процент дип яз! Чыннан да әллә бюллетеньнәр санап йөрергә җыенсаың?”, - дип җавап бирә.

- Тарафсыз күзәтүчеләр юк. Референдумда халыкара күзәтүчеләр, хәтта Русия күзәтүчеләре дә юк иде. Берничә журналистка сайлау үзәгендә һөҗүм булуы турында хәбәр ителде, кайбер очракларда фотохәбәрчеләргә тавыш бирү пунктына керергә рөхсәт бирмәгәннәр.

Көнчыгыш Украина халкы бүген үзенә нинди сорау бирергә мөмкин?

- Нәрсә өчен тавыш бирелде? Бюллетеньнәрдә сорау бәйсезлек турында иде. Ләкин Азатлык сорауларына җавап биргән кайбер тавыш бирүчеләр референдумны башкача кабул итәләр булса кирәк. Кайберәүләр бәйсезлекне Русиягә кушылу дип кабул итә. Башкалар бәйсезлекне Украинада калу, ләкин күбрәк автономия алу дип исәпләгән. Кайбер референдумны Украинадан да, Русиядән дә бәйсезлек алу дип санаган.

- Хәзер нәрсә була? Үзбилгеләнгән сепаратист хакимиятләр планнарын ачыклады, ләкин алар бер-берсенә каршы килә: идарә итүче органнар сайлау һәм армия булдыру; “унитар” яки “федератив” Украина эчендә калу; украин гаскәрләрен “чит ил армиясе” буларак куып чыгару; Русиягә кушылу турында икенче референдум уздыру.

- Аннан соң? Киләчәктә түбәндәге сценарийләрнең тормышка ашуы ихтимал: төбәк Украин һәм сепаратист хакимияте арасындагы сузылган конфликт зонасына әверелергә мөмкин. Чикләрне узып тынычлык урнаштыручы гаскәрләр кертергә сәбәп булдыру максатыннан Мәскәүнең каршылыкны дәвам итәргә тырышачагы ихтимал.