Кырымтатарларның АТР телеканалы Казанда хәбәрче пункты ачырга тели. Бу хакта каналның җитәкчелеге Татарстан һәм Кырымның мәгълүмат чыганаклары башлыклары очрашуында белдерде.
22-23 майда Кырымга Казанның дәүләт ММЧ җитәкчеләре килде. Ярымутраудагы коллегалары белән Татарстан делегациясе хезмәттәшлек турында фикер алышты.
АТР телеканалы генераль директоры Эльзара Исламова Казанда корпунктлар, телекүперләр системасын һәм материаллар алмашуны эшен җайга салырга тәкъдим итте, шулай ук АТР хезмәткәрләре өчен ТР ММЧ базасында квалификацияне күтәрү курслары оештыру үтенечен белдерде. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Кырым аннексиясе дәверендә Татарстанның дәүләт ММЧлары ярымутрауның Русиягә кушылуын хуплап яктырткан иде.