"Авдет"ны "аннексия" сүзе өчен экстремизмда гаепләмәкчеләр

Your browser doesn’t support HTML5

"Авдет" кырымтатар газетында "аннексия" сүзен кулланган өчен Кырым "прокуратурасына" чакырылган баш мөхәррир Шевкет Кайбуллаев басма сәясәтен үзгәртергә җыенмый. Сөйләшүдән кайткач Кайбуллаев Азатлыкка "безне бөтен дөнья кулланган терминнарны куллану өчен экстремизмда гаепләргә маташалар", диде.