Омскида балалар сабантуе
1 июнь – балаларны яклау көнендә Омскида "Омски ныгытмасы" тарихи-мәдәни комплексында балалар Сабантуе узды.
Кыскача гына тарихка күз салганда, Омскида балалар өчен Сабантуй бәйрәме моннан 5 ел элек үткәрелә башланган иде. Бәйрәм шәһәр хакимияте һәм мәдәният департаменты ягыннан хуплау тапты. Үткәрү урыны, тавыш көчәйткеч җайланмалар, медицина һәм тәртип саклау хезмәте – һәммәсе дә хакимият тарафыннан тәэмин ителә. Әмма бүләкләр, уеннар оештыру, төрле милли сәнгатькәрләрне кабул итү – барысы да Шәһәр татар милли мәдәни мохтарияте һәм "Умырзая" ансамбле сәнгатькәрләре көче белән башкарыла. Химаячеләр табылмаганда барлык чыгымнар да мохтарият җитәкчелеге җилкәсенә төшә.
Быелгы Сабантуй да, гадәткә кергәнчә, дога уку белән башланды, аннары ярышлар, Сабантуй уеннары һәм чыгышлар башланды. Бәйгеләрдә, асылда, балалар катнашты. Ата-аналар өчен дә ярышлар булды. Алар өчен су ташу, кул көрәше ярышлары оештырылган иде.
Оештыручылар бик нәни, әле тәпи йөрмәгән балалар өчен дә кызыклы ярыш уйлап тапканнар иде. Балалар җиргә җәелгән келәмдә шуышып барып, бүләк алырга тиеш иделәр. Дөрес, нәниләрнең күбесе бәйгене аңламады, шуышырга теләмәде. 2-3 яшьлек балаларга исә бу уен аеруча ошады, алар рәхәтләнеп келәмдә шуыштылар. Бәйгедә катнашкан бер генә бала да бүләксез калмады.
Сабантуй мәйданында корылган сәхнәдә "Өмет" студиясе балаларының, "Умырзая" ансамбле сәнгатькәрләренең чыгышлары барды. Аларның чыгышлары рус, әрмән һәм кайбер башка милли оешмалар балаларының җыр-биюләре белән үрелеп барды.
Сабантуй балалар өчен булса да, анда барлык таләпләренә туры китереп көрәш ярышлары да үткәрелә. Хөкемдарлар – Омскиның танылган спортчылары Тимерҗан Калимуллин һәм Марат Ямлиханов.
Быел көрәш ярышларында 30дан артык бала катнашты. Алар яшьләре һәм авырлыкларына карап алты төркемгә бүленеп көрәштеләр. Ахырда Сабантуйның абсолют батыры билгеләнде. Үзеннән 25 килограммга авырырак көрәшчене җиңгән Михаил Руденко абсолют батыр исемен яулады.
Муромцево районында авыл Сабантуе
7 июнь көнне Муромцево районының Чуртанлы авылында авыл Сабантуе узды. Кунаклар район үзәгеннән һәм якын-тирә авыллардан җыелды.
Чуртаннарга сабантуй оештыруда ярдәм итү өчен Омскидан "Умырзая" татар-башкорт фольклор ансамбле килгән иде. Бәйрәмгә алар "Умырзая" төркеменең 25 еллыгы уңаеннан Татарстан президенты бүләк иткән яңа автобуста килделәр.
Сабантуйның концерт програмы, асылда, "Умырзая" сәнгатькәрләре көче белән оештырылган иде. Алар көн буе сәхнәдән төшмәде, җырлап-биеп халыкның күңелен ачты, бәйрәмнең гүзәл бизәкләре булды.
Сабантуй барышында, гадәттәгечә, төрле бәйгеләр, көрәш һәм башка төрле уеннар булды. Бәйгеләрдә җиңүчеләр билгеләнде, тыйнак булса да, бүләкләр бирелде. Көннең болытлы һәм берникадәр салкын торуына карамастан, Сабантуй мәйданы гөрләп торды, халык бәйрәм итте.
Усть-Ишем районы Сабантуе
8 июньдә милли бәйрәмебез Усть-Ишем районының Әшеван авылында узды. Анда бәйрәм район күләмендә оештырылган иде. Катнашучылар һәм кунаклар Усть-Ишем, Тевриз, Колосовка район үзәкләреннән һәм әлеге районнарның татар авылларыннан килгән иделәр.
Сабантуй авыл янындагы мәйданда узды. Мәйдан төсле әләмнәр һәм шарлар белән бизәлгән иде. Ям өстенә ям дигәндәй, төрле авыллардан килгән төркемнәрнең милли киемнәрдә бер-бер артлы тезелеп, Сабантуй бүләкләре эленгән колга тотып, җырлап-биеп сабантуй мәйданына килүләре халыкның яшеренеп яткан милли хисләрен уятырлык күркәм күренеш булды.
Сабантуйны Усть-Ишем авыл җирлеге башлыгы ачып җибәрде. Халыкны ул бәйрәм белән тәбрикләде, уңышлы эшләр теләде, хезмәт алдынгыларына, авылның күренекле кешеләренә рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.
Аннары мәйданда Сабантуй уеннары, сәхнәдә үзешчән сәнгать төркемнәре чыгышлары башланды. Сәхнәдә бер-берен алыштырап Колосовка районының "Мәхәббәт", Тевриз район үзәгенең "Шатлык", Таулы авылының "Нәфис" ансамбльләре һәм аерым җырчылар чыгыш ясады. Бәйгеләрдән һәм чыгышлардан мәйдан гөрләп торды. Һаваның салкынча һәм җилле торуы бер генә кешенең дә кәефен төшермәде.
Федераль Сабантуйда кимчелекләр дә булган
14-15 июнь көннәрендә бер төркем омскилар Томскида узган федераль Сабантуйда катнашты. Бәйрәмнең ничек узуына аерым тукталмыйча, сәфәр барышында күзәтелгән кайбер җитешсезлекләр турында да әйтеп китү артык булмас. Чөнки бәйрәмнәр елдан-ел уңышлы узсын, булган проблемнарны киләселәрендә булдырмас өчен, аны ачыклау зарур.
Төмән делегациясе белән Томскига барган “Азатлык” хәбәрчесе Гөлнур Валиева үзенең язмасында төмәннәрнең нинди шартларда яшәүләре турында язган. (Башка чыганаклар аша Новосибирски, Красноярски һәм кайбер башка шәһәрләрдән килгән кунакларның да яхшы шартларда яшәүләре мәгълүм булды).
Әлеге язманы укыган, шулай ук федераль Сабантуйда булган кайбер кунаклар үзләренең бөтенләй башка шартларда яшәүләре турында хәбәр иттеләр.
"Кунакларны нинди бизмәннәргә салып үлчәгәннәр һәм аерым төркемнәргә бүлгәннәрдер, белмибез. Әмма кайбер делегацияләр искиткеч яхшы кунакханәләрдә, уңай шартларда яшәгәндә, безгә "Согдиана" кунакханәсендә күпчелек вакыт вахтовиклар туктый торган 8 кешелек бүлмәләрдә яшәргә, икешәр катлы тимер ятакларда йокларга туры килде. Бүлмәләрнең тарлыгына тел-теш тидермәскә дә булыр иде, әмма безгә зур бер уңайсызлык кичерергә туры килде – кунакханәдә ирләрнең һәм хатын-кызларның юыну, душ һәм бәдрәф бүлмәләре уртак иде", диделәр федераль Сабантуйда катнашкан омскилар. Шушы ук кунакханәдә һәм шундый ук шартларда Сабантуйның мәдәни бизәләшен үз өсләренә алган Түбән Кама артистлары да яшәде.
Тара районындагы Сабантуй
21 июнь көнне милли бәйрәмебез Тара районының Сәет (Хуҗавыл) авылында узды. Ул район күләмендә оештырылган иде, катнашучылар район үзәге – Тарадан һәм районның татар авылларыннан килде.
Бәйрәм тантанасы Икенче дөнья сугышында һәлак булган авылдашларын искә алудан – истәлек мемориалына чәчәк бәйләмнәре салудан башланып китте. Аннары Сабантуйда катнашучы төркемнәр кулларына төсле әләмнәр тотып Сабантуй мәйданына юнәлде.
Шунысы да үзенчәлекле булды, мәйданга юнәлүчеләр Сабантуй уеннарын күрсәтеп бардылар: берәүләр капчык киеп йөгерүне күрсәтте, икенчеләр сулы чиләк-көянтә күтәреп узышты, өченчеләр көрәш элементларын күрсәтте, һәм башка уеннар күрсәтелде. "Бу бер яктан бәйрәмгә чакыру булса, икенче яктан Сабантуйга реклама ясау да", ди Тараның "Нур" татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рушания Курманова.
Бәйрәмне ачык дип белдергәннән соң, Тара мәчете имамы Сираҗетдин хәзрәт Хакимов дога укыды, хәер-фатихасын бирде. Аннары тантаналы рәвештә Сабантуй әләме күтәрелде.
Халыкны бәйрәм белән район хакимияте башлыгы Сергей Зубков, Рәҗәп авыл җирлеге башлыгы Вафи Мөхәмәдиев, Олы Уыш авыл хакимияте башлыгы Али Юнысов, Сәет авылы ветераны Гайнан Әхмәтов тәбрикләде.
Сабантуй уеннары алдыннан рәсмиләр авылның иң өлкән кешесе, 85 яшьлек Хисинур апа Тухтамышеваны, бергә яшәүләренең 60 еллыгын билгеләгән Тәнзилә ханым һәм Абдулхак әфәнде Сафаровларны, авылның иң нәни кешесе – 2 яшьлек Денис Имьяминовны һәм хезмәт алдынгыларын тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Рәсми чыгышлардан соң Сабантуй уеннары, төрле бәйгеләр башланды. Сәхнәдә, берсен-берсе алыштырып, үзешчән сәнгать төркемнәренең чыгышлары барды.
Сабантуйда районның һәрбер татар авылы үзенең утарын да булдырган иде. Анда татарларның көнкүреш әйберләре, кием-салымнары, кул эшләре һәм милли ризыклары куелган күргәзмәләр эшләде.
Тевриз районында да Сабантуй узды
21 июнь көнне сабантуй Тевриз районының Таулы авылында да узды. Ул район күләмендә оештырылды һәм анда Тевриз районында булган татар төркемнәренең барысы да катнашты. Аларны санап киткәндә: Туйчы авылыннан "Алмаз", Кипо-Кулардан "Яшьлек", Отыздан "Дуслык", Петелинодан "Мәхәббәт", Ташатканнан "Ялкын", Таулыдан "Нәфис", район үзәгеннән "Шатлык" ансамбльләре, Тауның "Күбәләк" һәм Таулы-айның "Гөлләр" бию төркемнәре.
Араның 500 чакрымнан да ерак булуына карамастан, алдан килешү белән, Таулы сабантуена Омскидан "Умырзая" татар-башкорт фольклор ансамбле дә килгән иде.
Бәйрәм авылның матур бер урынында – Иртыш елгасы буендагы аланлыкта узды. Мәйдан байраклар, бауга тартылган төсле әләмнәр белән бәйрәмчә бизәлгән, авыш һәм туры баганалар утыртылган, сәхнә ясап куелган, сәүдә урыннары булдырылган, уен мәйданчыклары билгеләнгән һәм башка әзерлек эшләре башкарылган иде.
Бәйрәм буласы көн иртәсендә авыл халкы куркуга калды: күктә болытлар куерып торды, күрше-тирә авылларда коеп яңгырлар ява дигән хәбәрләр килде. Барсы да Сабантуйның узу-узмавы белән кызыксынды.
Әмма, ни могҗиза, Таулы авылында ул көнне бер генә тамчы яңгыр да яумады, кояшлы җылы һава торды. Вакытында Сабантуй башланды, ниятләгән уеннар уйналды, музыкаль төркемнәрнең чыгышлары барды, сәхнәдән көн буена җыр-моң агылды.
Бәйрәм барышында авыл мулласы Руслан хәзрәт Вахитовны очратырга туры килде. Көннең яңгырсыз ачык торуын ул болай аңлатты. "Җомга намазында без, авыл мөселманнары, мәчеттә намаз укыдык, бергәләп дога кылдык, Аллаһтан Сабантуйга яхшы көн бирүен үтендек. Нәтиҗәсен үзегез күрәсез: тирә-якта коеп яңгыр ява, бездә аяз көн", диде Руслан хәзрәт канәгать елмаеп.
Омскида Сабантуй булмый кала язды
2007 елдан бирле Омскида шәһәр Сабантуе үткәрелеп килә. Бәйрәм, асылда, өлкә татар милли мәдәни мөхтәрияте активистлары тырышлыгы һәм химаячылар ярдәме белән оештырыла. Ни сәбәптәндер, Өлкә мохтарияте җитәкчелеге быел бәйрәм үткәрмәскә булды.
Сабантуйны бәйрәм итәргә күнеккән халык: "Быел Сабантуйсыз калабыз мени", дип ах орды. Бу хакта ишеткән шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Динара Бәширова Сабантуй оештыру эшенә үзе алынырга булды
Эшкә алынсаң, ярдәмчеләр табыла, дип юкка әйтмәгәннәрдер. Динарага да ярдәмгә килүчеләр табылды. Өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчелеге дә эшкә алынды, шәһәр хакимиятенең мәдәният департаментына мөрәҗәгать итеп, аренда бәясе түләмичә генә үткәрү урыны алуга һәм тавыш көчәйткеч җайланмалар белән тәэмин ителүгә иреште. Себер ягы мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов сабантуй фондына 20 мең сум акча бирде, "Алмаз" һәм "Заман" төркемнәренә йөрүче яшьләр Сабантуй уеннарын оештыруга алындылар, элекке көрәшче Газинур Хөсәенов көрәш оештыруны һәм хөкем итүне үз өстенә алды, башка яктан ярдәмгә килүчеләр дә табылды.
21 июнь көнне Омскиның Амур бистәсендә урнашкан "Себер" бакчасында Сабантуй оештырылды. Бәйрәм барышында, гадәттәгечә, халык төрле бәйгеләрдә катнашты, Сабантуй уеннарында ярышты, көрәштә булдыклыгын күрсәтте. Көн буена сәхнәдә концерт барды, җыр-моң агылды, биюләр күрсәтелде.
Бәйгеләрдә җиңүчеләргә, гадәттәгечә, бүләкләр бирелде. Бүләкләре, асылда, эшмәкәр Динара Бәширова көче белән юнәтелгән иде. Бүләкләр саллы гына булды. Көрәш батыры, 1 урынны яулаган Әскәр Таушевка тәкә һәм тузан суырткыч, икенче батырга җиңел машинага куя торган видео күзәткеч һәм музыка уйнаткыч бирелде. Калган көрәшчеләр дә бүләксез калмады.
Бәйрәмгә килгән иң өлкән кеше, 90 яшьлек Фәкия апа Баратовага һәм иң кечкенә бала, өч айлык Динар Хәйруллинга бүләкләр бирелде. Өч игезәк бала үстерүче Гөлмирә һәм Раил Бакаевларга да бүләк итеп электр иттарткычы бирелде.
Сабантуйның концерт програмын тагын да бизәп җибәрергә ел саен Татарстаннан җырчылар килү, шулай ук гадәткә кергән. Быел да Омскига Татарстан мәдәният министырлыгы юлламасы белән танылган җырчылар Илсаф һәм Айсылу Габдинова килде. Халык аларның чыгышын үтә җылы каршылады, кайнар алкышларга күмде, озак вакыт сәхнәдән төшермәде.
Бәйрәм концертында Омски үзешчәннәре "Алмаз", "Умырзая" ансамбльләре һәм "Заман" төркеме дә катнашты. Халык арасыннан да сәхнәгә менеп җырлаучылар булды.
Тарада да балалар Сабантуе үтте
Өлкәдәге сабантуйлар Омскида узган балалар Сабантуе белән башланган булса, шулай ук балалар Сабантуе белән тәмамланды.
27 июнь көне Тара шәһәрендә Дуслык йорты һәм "Нур" татар милли-мәдәни үзәге райондагы татар балалары өчен Сабантуй оештырды. Бәйрәмгә килгән Самсоново, Междуречье, Хуҗавыл, Ишәй авылы һәм Тара шәһәре татар балалары, ата-аналар, иҗат төркемнәре шәһәрнең мәдәни һәм ял паркына җыелды. Аларны Убырлы карчык, Шүрәле һәм Былтыр каршы алды.
Төрле дәрәҗәдәге татар җырлары конкурсларында җиңүче булган Рафаил Бәширов һәм Тара шәһәренең "Йолдызчыклар" балалар ансамбленең иң нәни катнашучысы Амелия Баетова Сабантуй әләмен күтәрде.
Аннары Сабантуй уеннары башланды. Програмда Сабантуйга хас барлык уеннар каралган иде: капчык киеп йөгерү, кашыкка салган йомырка белән йөгерү, көрәш һ.б. Сабантуй темасына асафальтта рәсем конкурсы да оештырылган иде.
Бәйгеләрдә катнашкан бер генә бала да бүләксез калмады. Бүләкләр район мәдәнияте биргән грант исәбенә алынган иде. Шәхси эшмәкәр Лилия Бәширова балаларны татлы чәкчәк белән сыйлады.