Стадионда узган зур ифтарга президент Миңнеханов та килде
Your browser doesn’t support HTML5
8 июль кичендә Казанда ике мең кешелек Республика ифтары оештырылды. "Казан-Арена" футбол стадионында узган ифтарга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Казанда мондый зур ифтар икенче мәртәбә уздырылды. Беренчесе 2011 елда булган иде.