Казанда "Булгария" корбаннарын искә алдылар

Your browser doesn’t support HTML5

10 июль кичендә Казан елга портында "Булгария" фаҗигасендә һәлак булган корбаннарны искә алдылар. Нәкъ өч ел элек Иделнең Сөйки авылы янында булган казада 122 кеше үлгән, 79 кеше коткарылган иде.

"Булгария" көймәсендә һәлак булганнарны искә алуның төп чаралары көндез Сөйки авылы янындагы ярда – фаҗига булган урын тирәсендә зурлап уздырылды. Кичен исә Казан елга портында да искә алу чарасы үтте. Елга портында искә алу булачагы турында "ВКонтакте" социаль челтәрендәге бер төркем хәбәр бирде.

"Булгария" корбаннарын кичке искә алуның быелгысы үткән еллардагыдан кешеләрнең аз килүе һәм оештырылмаганлыгы белән аерылып торды.

Башка елларда Казан елга порты кичке сигез тулганда халык белән кайнап тора иде һәм ул көнне һәлак булучыларны искә алу нинди дә булса берәр чара белән хәтергә кертеп калдырырга тырышыла иде. Әйтик, һавага символик 122 ак шар очырту кебек күренеш булган иде.

Ләкин бу юлы Казан елга портындагы искә алулар тынлык эчендә үтте. Дөрес, һәлак булучыларның туганнары, дуслары корбаннарны хәтерләп чәчәкләр, йомшак уенчыклар алып килде. Тик килучеләр дә 40-50 кешедән артмады.

"Булгария" фаҗигасендә дүрт туганын югалткан Люция Галиева еллар уза барган саен көймә корбаннарын искә алу да онытыла бара, дип әйтте.

"Мин өч ел элек абыемны, аның хатынын, аларның кызларын һәм оныкларын югалттым бу фаҗигадә. Бу фаҗигадән кияүләре генә исән калды. Гаилә белән беренче тапкыр ялга чыгып керик, дип Болгарга киткән иделәр. Ләкин кире кайтмадылар. Без һәр ел саен Сөйкидәге искә алуга да, мондагысына да барабыз. Шунда барып йөрәк ярсуын бераз басып кайтырга тырышабыз, әмма анда барып кына тынычланып булмый шул", диде Люция ханым.

Быелның 7 июлендә "Булгария" казасы өчен җаваплы кешеләргә карата мәхкәмә карары чыкты. Әмма бу мәхкәмә карары бөтен тиешлеләргә дә кагылмады, көймәнең төп хуҗасы бөтенләй бер җәзасыз калды, дип белдерде ул.

Казан елга портына килүчеләр арасында быел каза корбаннарының туганнары, дуслары белән бергә ике христиан дин әһеле дә бар иде. Алар берникадәр вакыттан соң чәчәкләр янында дини йолаларын башкарып, корабта һәлак булучыларга багышлап догаларын укыды. Тик мөселман дин әһелләре елга портындагы искә алуга килмәде. Бу хәл белән хәтта атакайлар да кызыксынды, "Хәзрәтләр килмимени?" дип тирә-юндәгеләрдән сорашып та алды.

Бер сәгатькә сузылган чара тыныч утте.

"Булгария" казасы өчен җаваплы булганнарга карата Татарстан мәхкәмәләрендә барган эш өч елга сузылды. 2014 елнын 7 июлендә мәхкәмә карары ачыкланып бетте. Нәтиҗәдә, каза өчен җаваплы дип табылган биш кеше төрле мөддәтле төрмә җәзаларына хөкем ителде. Аларның кайберләре Путинның ярлыкавыннан файдаланып иректә калды.