“Булгария” фаҗигасендә зыян күргәннәргә, аларның туганнарына һәм коткаручыларга ярдәм итәбез дип алынган акчаның башка максатларда тотылуын эшмәкәр Наил Сиразаев әхлакый яктан иң түбән дәрәҗәгә төшү, ә кануни күзлектән караганда - зур җинаять кылу дип бәяли.
Сиразаев әйтүенчә, Кама Тамагы районы җитәкчелеге казага тарганнарны һәм аларны коткаручыларны ашату, киендерү, кыскасы, кулларыннан килгәнчә ярдәм итү өчен банктан биш миллион сумга якын акчаны әҗәткә алып торган. Әмма бу акчаларның зур бер өлеше тиешле максатларда тотылмаган. Башта бер өлеше казадан соң Кама Тамагына килгән зур түрәләрне каршы алу, сыйлау өчен киткән. Аннан калган бер өлешенә өч ВАЗ 21014 машинасы алып аны райондагы авыл хакимияте башлыкларына таратканнар.
“Безнең авыл җирендә ашханәдәге ризыклар бәясе әллә ни югары түгел, фаҗига шау-шуы тынып, алган акчалар өчен хисап бирер вакыт җиткәч, документларда ризык бәяләре башкала рестораннарындагы кебек итеп күрсәтелде”, ди Сиразаев. Аның сүзләренчә, хәзер район башлыгы күрсәтмәсе белән, банкка булган бурычны каплап бетерү өчен, төрле оешмалардан ялган документлар җыялар.
“Хисап тоту вакыты җиткәч, мин ишетә башладым, башлык телефон аша шалтыратып, төрле оешмалардан ялган документлар таләп иткән. Мисал өчен, кемнәрдер берничә тапкыр автобус биреп тордык, ә кайбер оешмалар без аларны бассейнда коендырдык дип язарга тиеш.
Мин бу хәлне ныклап тикшерә башлагач, “Кооператор” фирмасы өч машина алганлыгы ачыкланды. Бу хәерче фирманың моңа акчасы каян булсын?! Кызыксына башлаган идем, баксаң, “Булгария” казасына дип алынган акчаларны экономияләгәннәре ачыкланды.
Калган акчаны банкка кире кайтарып, йә булмаса ачык рәвештә башка кирәкле эш өчен күчереп, моны матур итеп эшләргә дә була иде. Башлык үз күңеленә килгәнне генә эшләргә тиеш түгел иде. Мин моны мәсхәрә дип саныйм”, ди Сиразаев.
Аның сүзләренчә, “Кооператор” ширкәте райондагы райпотребсоюз башлыгыныкы. Фаҗига булгач та Кама Тамагы районы җитәкчесе Зөфәр Гәрәфиев, үз кеше булганга, райпотребсоюз башлыгына банктан акча сорарга кушкан.
Районда прокуратура тикшерүе булган инде
Башлыкның бу хәл беренче генә кырын эше түгел, моңа кадәр дә дәүләт акчаларын үз файдасына тоткан иде, дип әйтә Сиразаев. Аларның иң зуры – Гәрәфиев 7 миллион 600 мең сум бюджет акчаларын үзенең күчемсез милкенә күчергән булган.
“Хәзер бу кырын эшне прокуратура тикшереп раслады. Хәзер мин республика прокуратурасыннан җавап көтәм. Бу атнада баш прокурор Әмировта булдым. Бюджет акчаларының аның шәхси ширкәтенә киткәнлеген тикшерүчеләр дә ачыклады. Бу хакта шау-шу башлангач, алар биш көн эчендә төзекләндерү өчен акча алынган бинаның район милке итеп бүләк ителүе турында документлар әзерләде”, ди Сиразаев.
Эшмәкәрләр активлыкны үз кулларына алган
Сиразаев, Гәрәфиевнең кырын эшләрен санап бетерерлек түгел, дип әйтә. Үтмәгән спорт чаралары өчен акча алу, коммуналь түләүләрен тиешенә караганда арттыру, ипотеканы үзе теләгән кешеләргә генә өләшү, җир кишәрлекләрен бирүне тоткарлау, кече һәм урта бизнеска аяк чалырга тырышу районда гадәти күренешкә әйләнгән булган.
Миңнеханов "Twitter"да: "Укыйм. Рәхмәт."
Эшкуарлар бу хәлләргә түзеп тора алмыйча һәм районда позитив бер генә гамәл дә кылынмаганга үзләренең ассоциациясен төзегән. Алар башкаладан белгечләр чакырып төрле темаларга түгәрәк өстәлләр үткәрә, төрле бизнес проектларны тормышка ашыра башлаган. Соңгы сөйләшүләре районга туристларны җәлеп итүгә багышланган. “Безнең бу активлыкны күреп район хакимияте дә оештырган чараларыбызда катнаша башлады”, дип әйтә Сиразаев.
Шулай да ул район башлыгының мәхкәмә каршына басып кылган гамәлләре өчен җавап бирүен – үзләренең төп максатлары икәнлеген белдерде. Райондагы урлашулар турында Сиразаев Твиттерда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да өч тапкыр хәбәр иткән булган. Президент үзенә язганнарны укыйм дигән мәгънәдә: “Рәхмәт. Укыйм”, дип җавап биргән.
Сиразаев Кама Тамагы прокуроры Шәйхаттаров та райондагы кырын эшләрне белә дип әйтә. Шәйхаттаров Сиразаевка: “Президенттан күрсәтмә булуга ук бөтен хәлләрнең эчен тышка әйләндерәм, әгәр юк дип әйтсә, без дә юк”, дигән.
Районнарда да халык кыланмышларыннан туйган инде
Иң кыйммәтле машиналарда йөрүче, эштән соң биек таш коймалы берничә катлы коттеджларга кереп бикләнүче, бары тик үзләренә генә каян да булса акча каеру турында уйлаучы түрәләр бер Кама Тамагында түгел, бөтен районнарда да шул ук хәл, ди Сиразаев. Әмма бу хәлләрнең озакка бармаячагын әйтә ул.
“Монда бит урлашу һәр адымда. Теге түрәне эшеннән алганнар, бу 300 миллион белән эләккән, тагын нәрсәдер – моны дәүләт күләмендәге бандитлык дип атап була. Бу хәл белән көрәшмичә ничек түзү һәм аларның хаксыз булуын белдермәү кирәк? Алар җәмгыятьтән аерылган инде.
Әгәр түрәләр кешеләрнең күпчелеге кулларына сәнәкләр һәм көрәкләр алып күтәрелеп чыкмавын теләсә, бүген нәрсә дә булса эшләргә кирәклеген аңларга тиеш. Авылларга килгәндә, анда исерекләр генә яши, алар уңыш алганнан киләсе уңышка кадәр көн күрә дип кенә уйламасыннар, алай гына булмый шул, хәзер районнарда да халык түзеп тора алмый инде”, ди Сиразаев.
Кама Тамагында яшәүче Наил Сиразаев – эшмәкәр, төзелеш кирәк-яраклары сата. Татар, рус һәм алман телләрендә сөйләшә. Ким дигәндә айга бер тапкыр үзенең Германиягә барып торуын әйтә. Бизнес эшләре һәм тәрҗемәче буларак та Европага чыга ул. Кама Тамагы Германиянең Людвигслуст шәһәре белән 1993 елда ук хезмәттәшлек итә башлый. Бүген ике арадагы элемтәләр ныгыган. Уртак проектлары да бар, һәр ел саен ике яктан да төрле төркемнәр бер-берсенә йөрешеп тора.
Сиразаев: “Нигә без түрәләрнең канун бозып, халыкны алдап, урлашып яшәвенә түзеп торырга тиеш? Бөтен Татарстанында булмаса да, үзебезнең Кама Тамагын Европадагы кебек кешеләр өчен яшәргә дә, тормыш итәргә дә рәхәт булган урын итәсебез килә”, дип әйтә.
Азатлык радиосы Сиразаев күтәргән мәсьәләләргә мөнәсәбәттә Кама Тамагы районы башлыгы Зөфәр Гәрәфиевтән да аңлатмалар алырга теләгән иде. Пәнҗешәмбе көнне төштән соң кабул итү бүлмәсеннән, ул район буйлап йөри, дип әйттеләр. Ә җомга көнне Гәрәфиев авырып киткән диделәр. Савыккач Гәрәфиевнең фикерләрен дә язып алып тыңлаучыларыбызга җиткерербез дип өметләнәбез.