Архив документларында Глазов 1678 елдан бирле телгә алына. Анда күрсәтелгәнчә, беренче документта 12 хуҗалык исәпләнә. Йортларның берсе карин татары Усей Девятьяровныкы булган. Үзе ул Каринода, хәзерге Киров өлкәсенә керә, шунда яшәгән.
1710 елда халык санын алу мәгълүмәтләренә караганда, Глазовта 12 хуҗалыкның берсендә Сетхул Ахмамет улы Девятьяров гаиләсе белән яшәгән. Шулай ук бер удмурт йортында Халмамет Девятьяров гомер кичергән. Шулай итеп Глазовта инде XVIII гасырда татарлар даими яшәгән.
Бүген Удмуртиянең төнъяк башкаласы саналган Глазовта биш меңнән артык татар яши. Антда татарларны Татар иҗтимагый үзәге берләштерә. Хәзер татарларның күптәнге хыялы – мәчет төзелә.
Глазов XVIII гасырда ук шәһәр статусы алган. Әмма шәһәрдә беркайчан да мәчет булмаган. Җомга намазларына, дини бәйрәмнәргә мөселманнар якын тирәдәге татар авылларына йөриләр. Милләттәшләребез дини ихтыяҗларын Халыклар дуслыгы йортына җыелып башкара, анда дин нигезләрен өйрәнә, Коръән укыйлар.
Үзгәртеп кору чоры башлангач та татарлар мәчет cалырга урын сорап архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә мөрәҗәгать итә. "Беренче мәчет төзү нияте егерме еллап элек була. Әмма аларга урын шәһәрнең бик җайсыз урыныннан тәкъдим ителә. Акрынлап бу эш калып тора. 2009 елда исә шәһәр эчендә урын алуга ирешәләр. Монда бик яхшы урын", дип уртаклашты мәчет төзелешен әйдәп баручы Рәшид Касимов
Шулай итеп мәчетнең проекты төзелә, сметасын, башка рәсми кәгазьләрен әзерлиләр. 2011 елның язында беренче казык кагыла. Мәчетне ел ярымда төзеп чыгарга ниятлиләр. Әмма акча җитмәү сәбәпле төзелеш туктап кала. 2012-2013 елларда химаячеләр ярдәмендә һәм халыктан җыелган акчага акрынлап төзелеш эшләре дәвам ителә. Хәзер инде мәчетнең диварлары әзер, төзүчеләр манараларны күтәрү эшләрен башкара. "Агымдагы елда бинаның түбәсен ябып, тәрәзәләрен куярга ниятлибез. Аннан кешеләр дә эшнең нәтиҗәсен күреп, күбрәк килер иде", дип уртаклашты Глазов мәчете имамы Зөфәр Сабреков.
Рәшид Касыймов – эшмәкәр, үткән елның җәендә төзелеш эшләрен җитәкчеләүне үз өстенә ала. Техника, төзелеш материалларын юллый. Әлбәттә, берьялгызы тугел, ярдәмчеләр дә табыла. Глазов ширкәтләре акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Кәрим Касыймов акча таба, мөселманнар ярдәм итә. Узган ел мәчет төзелешенә һәр гаиләдән мең сум дигән чара да игълан иткән булганнар.
Проект нигезендә бина бер катлы – Удмуртиянең төньяк районнары өчен ул инде Җәмигъ мәчете булачак. Гыйбадәт йорты гына түгел, дини белем учагы да булыр дип ышаналар. Мәчет яшьләрне дә дингә тартыр, дип өметләнә Зөфәр хәзрәт. "Үткән уку елында Халыклар дуслыгы йортында татарлар бүлмәсендә оештырылган дин сабакларын алырга күбрәк кызлар килде. Егетләр дә килер яңа мәчеттәге укуларга", дип сөйләде Зөфәр хәзрәт.
Төзелеш акрын булса да, алга бара. "Авылларда туып үскән, азан ишетеп көнен башлаган милләттәшләребезгә иман йорты бик кирәк", дигән фикердә төзелешне әйдәп баручы Рәшид Касыймов. Нәкъ Рәшид ага авылдашы, Глазов ширкәтләре җитәкчесе Кәрим Касыймов белән шәһәрдә мәчет булыдыру өчен күп көч куючылар. Алар икесе дә Глазов районының Кече Парҗы авылында туып үскәннәр, кечкенәдән авыл мәчетенә йөргәннәр. 1975 елда Кече Парҗы авылы таркалган.
"Якын авылларда мәчет бар, Ижауда мәчет бар. Авылыбыз булмагач, мәчет тә юк. Кешеләр үз авылларына бәйрәмнәргә кайта, мәҗлесләргә, җомгаларга йөриләр туган авылларына. Глазовта кечкенә генә урын Халыклар дуслыгы йортында бар. Шуңа да, Глазов ширкәтләре җитәкчесе Кәрим Фәттахетдин улының хәле бар. Ул акча таба, мәчет төзелеше дә акрынлап алга бара", диде Рәшид Касыймов.
Мәхәллә, иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре, мәчет төзелешен әйдәп баручылар Глазов халкының төзелешкә актив кушылуына өметләнә. Ул вакытта тиздән Глазовта да мәчет ачылыр, мөселманнарны бергә туплар. Биредә гыйбәдәт кылучылар саны да күп булыр, дини белем алу өчен дә мөмкинлекләр артыр – шундый өмет белән яши мәчет төзелешен әйдәп баручылар.