Пикет башкаланың читендә – Черниковка бистәсендәге Химиклар мәдәният сарае каршындагы мәйданда, Ленин һәйкәле янында узды. Чараны “Башкорт аксакаллары шурасы” оештырды. Пикетта шулай ук башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы, “Антикроношпан” хәрәкәте һәм “Яблоко” фиркасе бүлекчәләре вәкилләре дә катнашты.
Чарада ике дистәгә якын кеше басып торды, пикетчыларны күзәтүчеләр каршылык чарасын уздыручылардан күбрәк иде. Шигарләр дә бик аз иде. Кулларда: “Күк бүре” гадел һәм демократик сайлаулар өчен!”, “Алданган пайчыларга җирләрен кайтарыгыз!”, “Башкортстан хакимиятен парламентта тикшерүне таләп итәбез!” кебек шигарләрне, “Күк бүре”, “Антикроношпан” “Яблоко” фиркасе байракларын күрергә була иде. Берничә кеше кечкенә кәгазь битенә язылган шигарләр күтәреп торды.
Пикет башланыр алдыннан полиция хезмәткәрләре бары тик сайлаулар уңаеннан гына чара уздыру рөхсәте алынуы сәбәпле, Уфада экологик зыянлы Кроношпан корылмасын төзүгә каршы оешкан “Антикроношпан” вәкилләренең пикетта катнашмавын таләп итте. Кроношпан заводына каршыларның бер өлеше байракларын җыеп куйды, ләкин аларның берничә вәкиле чыгыш ясаганнан соң полиция “Антикроношпан”нарга күз йомды. Чараның төп темасы гадел сайлаулар булу сәбәпле, чыгышлар шул хакта барды.
“Башкорт аксакаллары шурасы” вәкиле Рәис Даутов:
“Мин чарага ике таләп белән чыктым. Беренчесе – Украинадагы хәлләр белән бәйле. Украинадагы каршылыклар уңаеннан Русия җитәкчелеге илгә качаклар кабул итә башлады. Башкортстан барлыгы 5 мең качак кабул итәчәк. Инде берничә төркем килде дә. Бу башкорт халкы мәнфәгатендә түгел. Урта Азия һәм башка төбәкләрдә яшәүче башкортлар ассимиляциягә, юкка чыгуга дучар. Алар Башкортстанга кайтса, сакланып калыр иде. Ләкин Хәмитов аларны кабул итү турында уйламый, украиннар өчен борчыла. Икенче таләбем – Башкортстан җитәкчесенең башкорт телен белмәве. Милли республика белән аңа исем бирүче халык телен белгән кеше җитәкчелек итәргә тиеш”.
“Башкорт аксакаллары шурасы” рәисе Сания Сәгыйтова:
“Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовны “открывашка”, ягъни, консерва, шешәләр ачу җайланмасы исеме белән атыйлар иде. Чыннан да ул мәктәпләр, хастаханәләр, башка урыннарны ачу чараларында даими катнашты. Атна саен диярлек ни дә булса ачыла иде. Хәзер булганнары ябыла. Соңгы берничә елда гына да 600 мәктәп ябылган. Авыллардагы һәр өч хастаханә һәм акушер-фельдшер бүлекләренең икесе ябылган. Авыллар үлә. Хәмитов Мортаза кебек ачучы түгел, ә ябучыга, ягъни, “закрывашка”га әйләнде. Безгә андый башлык кирәкми”.
“Яблоко” фиркасе бүлекчәсе башы Сергей Наумкин:
“Игътибар итсәгез, Уфа урамнарында Рөстәм Хәмитовның “Время созидать” (“Булдырырга вакыт”) дигән сүзләре язылган шигарләр эленеп тора. Рөстәм Хәмитовка 18 август 60 яшь тула. Шуңа күрә мин аңа: “Синең булдыру вакытың узган инде, башкаларга мөмкинлек бир. Әле урыныңда утырганда республиканы юкка чыгару белән шөгыльләнүең дә җиткән” дип әйтер идем. Хакимиятне үзгәртергә вакыт!”
“Күк бүре” хәрәкәте башы Азат Сәлмәнов:
“Рөстәм Хәмитов вазифасына килгәч үзен башкорт дип ант итте, элегрәк татар булып йөргән иде. Ул төп халыкка битараф булуын күрсәтте. Башкортлар җитәкче урыннардан кысып чыгарыла, аналитиклар татарлаштыру бара дип белдерә. Башкорт авылларында мәктәпләр ябылып, андагы балалар күрше урыс, чуваш һәм татар авылларына йөри. Башкортстан хакимияте урыс халкын дәүләт теле булган башкорт теленә каршы чыгыш ясарга этәрә. Авыллардагы дәвалау учаклары ябыла. Мәсәлән, 98% башкортлар яшәгән Бөрҗән районында 30 фельдшер-акушер бүлегенең өчесе калды, өч хастаханә һәм өч амбулаторийдан берешәр калды. Эшсезлек, социаль учаклар ябылу милли горурлыкны бетерүгә китерү сәбәпле, башкортлар арасында үзләренә кул салучылар күбәйде. Әбҗәлил, Баймак, Белорет, Гафури, Учалы районнарында һәр 100 мең кешегә 112 мордар китүче санала. Бу Русия буенча уртача күрсәткечтән дүрт тапкыр, дөнья буенча уртача күрсәткечтән җиде тапкырга күбрәк дигән сүз. Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә табиблар уртача кеше гомере озынлыгы 45 яшьтән дә артмый дип исәпли. Ләкин рәсми саннар моны яшерә. Хәмитов премьер вазифасын тартып алды, хәзер ул казна акчасын берүзе бүлеп утыра, аны тикшерүче юк. Без аның эшчәнлеге белән риза түгел”.
Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда сайлау алды кампаниясенең гадел узмавы, сайлауның вәкаләтле булмаячагы әйтелгән. Тавыш бирергә барган сайлаучыларга бюллетеньдәге һәр намзәт өчен билге куеп, шуның белән бюллетеньне гамәлдән чыгарырга, яки бөтенләй бармый бойкот белдерергә чакырылган. Украина качакларын кабул итү сәясәтен карарга, башкортларны кабул итү буенча да дәүләт программасы эшләргә кирәклеге әйтелгән. Резолюциядә Башкортстан җитәкчелегенең халыкның каршылык чараларында әйткән фикеренә колак салмавы да телгә алынган. “Республика дары мичкәсе кебек” дип, ул дары мичкәсе – Рөстәм Хәмитов җитәкләгән хакимият дип бәя бирелгән.