Accessibility links

Башкортстанда гадел сайлау таләп итүчеләр пикетка чыкты


Президент сайлауның гадел оештырылуын таләп итүчеләр
Президент сайлауның гадел оештырылуын таләп итүчеләр

Уфада Башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы һәм "Антикроношпан" активистлары президент сайлавын гадел итеп уздыруны таләп иткән каршылык чарасы уздырды.

Пикет 20 июльдә кичке җидедә башланыпс ике сәгать дәвам итте. Каршылык чарасында башлыча ике төркем вәкилләре катнашты. "Күк бүре" вәкилләре һәм Уфада төзелә башлаган Кроношпан корылмасына каршылар.

Чараны оештыручылар "күк бүреләр" булу сәбәпле, антикроношпан вәкилләренә дә пикетның төп таләбеннән ерак китмәскә кушылды. Шуңа алар ягыннан чыгыш ясаучылар үз таләпләрен сайлаулар темасына төреп бирергә мәҗбүр булды.

Шигарьләрнең дә күпчелеге антикроношпан вәкилләренеке иде. Кулларда "Күк бүре гадел һәм демократик сайлаулар яклы", "Кроношпан – каза чыганагы. Хакимиятләр аның белән казна бүлешә", "Кроношпанны хакимият аннан керәчәк акчаны бүлешү өчен төзетә", "Оффшор инвесторлар, Башкортстаннан китегез!", "Башкортстан хакимияте эшчәнлегенә парламент тикшерүе таләп итәбез!", "Кроношпанга инвесткилешү – халык алдында җинаять" кебек шигарьләрне күрергә була иде.

Чарада барлыгы өч дистәгә якын кеше катнашты.

Тамара Хәбибуллина
Тамара Хәбибуллина

Антикроношпан хәрәкәте вәкиле Тамара Хәбибуллина: "Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов экологик каза алып килүчеләрне яклап бу корылма төзелешенә рөхсәт бирде. Аны халык тикшерүенә чыгармыйча качып-посып хәл иттеләр. Безнең хәрәкәттән чыккан намзәт Павел Ксенофонтов депутатлардан имза җыю киртәсен уза алмый төшеп калды. Без сайлауда Рөстәм Хәмитовны якламаячакбыз, башкаларны да шуңа кушылырга тәкъдим итәбез".

Алберт Хөсәинов
Алберт Хөсәинов

Яблоко хәрәкәте вәкиле Альберт Хөсәенов: "Сайлауда катнашучылар дүрткә торып калды. Рөстәм Хәмитовның җиңәсе бүген үк билгеле. Калган өч намзәт сайлаучылар үзләренә тавышны күп бирә күрмәсеннәр дип калтырап утыра. Чөнки, каршы очракта, аларның эзәрлекләнүе ихтимал. Без гадел сайлаулар яклы. Рөстәм Хәмитов гадел сайлауларга юл куеп, 30-40% гадел тавыш белән җиңсә дә, вәкаләтле булыр иде. Болай аның легитимлыгы шик астында булачак. Шуңа мин аның гадел җиңүе яклы. Аз тавыш җыеп булса да."

Айнур Хөсәенов
Айнур Хөсәенов

Зианчура районы вәкиле Айнур Хөсәенов: "Мин үзем Раил Сарбаев яклы. Республика районнарында йөргәндә дә аны яклаучыларның күп булуына инандым. Ул мәхкәмә аша кире намзәт булып теркәлер дип өметләнәм. Рөстәм Хәмитов исә канунлы теркәлмәгән. Чөнки "Сайлаулар турында" дип аталучы республика кануны нигезендә намзәтләрне күрсәтү тәртипләре бозылган. Канун нигезендә фиркаләр үзәк сайлау комиссиясенә конференция узачагы турында өч көн алдан хәбәр итәргә тиеш. Сайлау 19 июньдә игълан ителде, 21е исә Рөстәм Хәмитовның чыгарылуын игълан иттеләр. Бу канунда каралган өч көн алдан хәбәр итү тәртибенә туры килми. Шуңа "Бердәм Русия" бүлекчәсенең Рөстәм Хәмитовны күрсәткән конференция карары гамәлдән чыгарылырга тиеш."

Азат Сәлмәнов
Азат Сәлмәнов

"Күк бүре" оешмасы рәисе Азат Сәлмәнов: "Башкортстан башын вакытыннан алда сайлау Рөстәм Хәмитовның көндәшләренә сайлау програмнарын җентекләп әзерләү, сайлау алды ярышында катнашу вакытын калдырмады. Башка авырлыклар да бар. Мәсәлән, фиркаләр аша күрсәтелү намзәтләрне аларга бәйле буларак авыр хәлгә куя. Раил Сарбаев белән дә шулай булды. Хакимият аны чыгарган фиркасеннән кире чакыртуга иреште. Муниципаль һәм авыл шуралары депутатларыннан 457дән дә ким булмаган имзалар җыюга да хакимият ярдәменнән башка ирешү мөмкин түгел. Раил Сарбаевны җитәрлек имзалар җыя алмас дип уйладылар. Ләкин ул 454 имза җыю белән хәлне аңлап, башка юл белән алып ташладылар. Үзәк сайлау идарәсе намзәтләрне теркәүнең соңгы көнендә, эш сәгате бетәргә 15 минут кала Сарбаевның чыгарылган фиркасе аша кире чакыртылуын хәбәр итте. Башка фирка аша чыга алмасын өчен махсус соңгы вакытта хәбәр иттеләр".

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда сайлау алды кампаниясенең гадел узмавы, намзәтләрне теркәү өчен авырлыклар тудырылуы, сайлауның вәкаләтле булмаячагы язылган. Сайлаучыларга бюльлетеньдәге һәр намзәт өчен билге куеп, шуның белән бюльлетеньне гамәлдән чыгарырга чакырылган.

XS
SM
MD
LG