Татар иҗтимагый үзәге 12 августта оештырган пикетта "Татарстанда атом чүплеге төзүгә каршы!", "Президент Миңнеханов, "Радон" комбинатын ябуны таләп итәбез!","Дәүләт шурасына намзәтләр, сез кайда? Казанда радиоактив чүплек!", "Без яман шешләрдән үләргә теләмибез!" дигән һәм башка урысча һәм татарча язылган шигарләр күтәрелде.
ТИҮ вәкиле Фәрит Зәкиев бу пикет белән 1960нчы елларда ук төзелгән атом калдыкларын җыю комбинатын ябуны һәм яңасын төзүгә рөхсәт бирдермәүне таләп итүләрен әйтте.
"Бу мәсьәләгә бәйле буларак 6 августта Биектау районы Дача бистәсендә халык тыңлаулары булган иде. Халык әлеге саклагычка каршы чыкты. Безне күзгә карап алдыйлар. 50 ел элек тә вакытлыча дип кенә бу саклагычны төзегән булганнар. Хәзер ул тулган. Хәзер тагын 30 елга лицензия алып һәм вакытлыча дигән булып бу саклагычны киңәйтмәкче булалар", дип белдерде ул.
Зәкиев Биектаудагы бу саклагычны киңәйтү рөхсәте бирелгән очракта халыкны күтәреп моңа каршы көрәшәчәкләрен дә әйтте.
"Шул ук пикетлар оештырылачак, Мәскәүгә язулар булачак. Тик шунысы аяныч, бу эш Мәскәүдә хәл ителә. Әмма федераль канун нигезендә, халык каршы булса, саклагычны төзү мөмкин түгел. Бу саклагычны яңадан төзү гомумән бернинди канунга да туры килми. Чөнки бу саклагыч хәзер Казан чигенә дүрт километр ераклыкта гына калды. Икенчедән, бу саклагыч астында җир асты елгалары ага һәм бу елгалар Зәңгәр күлгә, Казансу елгасына коя. Өченчедән, аңа бик якын гына "Крутушка" шифаханәсе булуын да әйтергә кирәк", диде Фәрит Зәкиев.