Малайзия очкычы һәлакәтенә тыштан тишкәләнү сәбәп булган

Украинаның көнчыгышына җимерелеп төшкән Боинг 777 очкычының бер кисәге янында тикшерүче

Нидерланд иминлек шурасының беренчел хисабы Украинада Малайзия очкычының җимерелеп төшүенә күпсанлы "зур енергияле объектлар" килеп бәрелү сәбәп булганлыгын күрсәтә.

Нидерланд иминлек шурасы үзенең беренче хисабында Малайзия һава юлларының МН17 очышын башкарган очкычы казасына "техник җитешсезлекләр" яки очучылар хатасы сәбәп булганлыгын күрсәтүче берни дә юк дип белдерде.

Шура рәисе Тйиббе Йаустра әйтүенчә, тикшерүнең беренче нәтиҗәләре казаның "тышкы сәбәрләр аркасында булуын күрсәтә" диде. Йаустра сәбәпне "төгәлрәк ачыклау" өчен күбрәк тикшерүләр кирәклеген әйтеп киләчәктә өстәм дәлилләр булачагын вәгъдә итте.

17 июльдә Амстердамнан Куала Лумпурга очучы Боинг 777 очкычы Украинаның Мәскәү яклы сепаратист сугышчылар контролендәге өлешенә җимерелеп төште. Нәтиҗәдә очкычтагы 298 кешенең барысы да һәлак булды, шуларның 193е Нидерланд ватандашы.

Киев та, Көнбатыш та Мәскәү яклы сугышчылар Малайзия очкычын Украина очкычы дип уйлап Русия биргән ракета белән атып төшергән дип исәпли.

Мәскәү белән сепаратист сугышчылар очкычны Украина хәрбиләре бәреп төшергән дип тәкърарлый.

Нидерланд иминлек шурасы хисабындагы фотода Боинг 777 MH17 очкычының тишкәләнгән урыны

Иминлек шурасының интернет сәхифәсенә чыгарылган хисапта очкычның төрле урыннардан тишкәләнгәнлеге күренә һәм очкычның җимерелеп төшүенә “зур энергияле обьектларның” килеп бәрелүе сәбәп булырга охшый диелә.

“Очкычның алгы өлешенә килгән зыянга караганда, очкычның тышкы өлешенә күпсанлы зур энергияле әйберләр килеп кергәнлеге аңлашыла”, диелә хисапта.

Мондый әйберләр килеп бәрелү очкычның төрле мәгълүматларны язып баручы "кара тартмаларының" кисәк эштән туктавын, очкычның һава трафигы контроле белән бәйләнеше өзелүен һәм аның радарлардан югалуын аңлата диелә.

Очкыч төшеп җимерелгәннән соңгы өч атнада һәлакәт урыны тикшерелде, корбаннарның күпчелегенең җәсәдләре җыеп алынды.

Әмма Украина хәрбиләре белән сепаратист сугышчылар арасындагы бәрелешләр көчәеп китү сәбәпле, һәлакәт урынындагы тикшерүләрне дәвам итү мөмкинлеге булмады.

Хәзергә җентекле тикшерү эшләре дәвам итә. Бу беренче хисапта һәлакәт өчен кемнең гаепле булу мөмкинлеге турында берни дә язылмаган.

Иминлек шурасы вәкиле Сара Верноий әйтүенчә, шура "кемнең гаепле булуын түгел" һәм һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклау белән мәшгуль.

Сепаратист сугышчылар очкычны Русиядән алган "Бук" ракеты белән атып төшерүдә гаепләнгән иде. АКШ күзләү хезмәтләре дә моны раслаучы кайбер дәлилләр китерде. Әмма бу хисапта ракета турында бер сүз дә юк.

Нидерланд тикшерүчеләре очкыч һәлакәте урынының фотоларын, радар мәгълүматларын һәм "кара тартмадагы" язмаларны өйрәнгән.

Шураның тәгаен хисабы һәлакәткә бер ел тулганчы әзер булачак, диелә.

Атып төшерелгән Малайзия очкычы