Милли хәрәкәтнең атналык җыеннары хәзер бик сирәк шәһәрләрдә генә уздырыла. Шундый калаларның берсе – Алабуга. Чираттагы утырышта катнашып, без биредә яшәүче татарларны ниләр борчыганы белән кызыксындык. Безнең сорауларга шәһәр ТИҮ рәисе Рәфыйк Мәхмүдов, милли хәрәкәт активисты Фирдәвес Хуҗин җавап бирде.
Шушы утырышта күптәннән милли хәрәкәт чараларында катнашып килгән Фәридә Миңнебаева, Гөлсем Җаббарова, Миңнур апа, Габдулла Хәкимов, Нәкыйп Шәрхыев, Фоат Кашапов та катнашты.
– Алабуга каласы мәдәни чаралары, тарихи һәйкәлләре, музейлары, ярминкәләре белән Русиядә шактый танылды. Ә менә милли торыш бүгенге вазгыятьтә ни дәрәҗәдә?
Рәфыйк Мәхмүдов:
– Алабуга шәһәрен элек-электән урыс шәһәре дип йөрткәннәр. Шулай да заманында, моннан 25 ел элек биредә ТИҮ оештырдык. Шуны сүндергәнебез юк. Атна саен килеп фикерләшәбез, сөйләшәбез, яңалыклар уртаклашабыз. Әлбәттә, бирегә килүчеләрнең күпчелеге олы яшьтәгеләр. Шушы учакны сүндерәсебез килми, ул милләтебезгә дә, Алабуга каласында яшәгән татарларга да кирәк. Инде бик тирән сәясәткә кермибез, чөнки заманалар үзгәрде. Безне Чаллыдагы кебек булмаса да, шулай ук нык эзәрлеклиләр, ФСБлар, җитәкчеләр күзәтеп тора. Шуңа без кануннарга, Конституцияләргә таянып эш итәбез, шундый ниятләр белән максатыбызга ирешергә телибез. Эшләр бара.
– Рәфыйк абый, райондамы, шәһәрдәме, татар рухын мәктәпләр дә, балалар бакчалары да билгели. Меңьеллык тарихы булган Алабугада милли мәктәпләр торышы нинди хәлдә?
– Күтәрелеш чорында без ике татар гимназиясе, татар төркемнәре булган мәктәпләр, татар теле статуслы биш балалар бакчасы ачкан идек. Хәзер инде алар миллилектән нык кына чигенде, чөнки Русиянең сәясәте үзгәрде, басым көчәйде. Биредә хәзер күбесенчә урыс теленә күчеп баралар. Шулай да монда татар әдәбияты укытыла, татарча тәрбия алып барыла. Аллага шөкер, бу юнәлешне әлегә югалтмадык, анысына да риза булып яшибез.
Your browser doesn’t support HTML5
– Татар дөньясы 30 августны булдыра алганча билгеләп узды. Сезнең Алабуга татарларында бераз җанлану, кузгалыш сизелдеме?
– Җанлану нык сизелмәде. Менә бит хәзер бар бәйрәмнәрне дә бертөрле генә үткәрәләр. Барысы да шоуга әйләндерелә. Билгеле, урыс җырлары янында татарчалары да яңгырады. Ләкин бу көнгә махсус басым ясап, республика көне диючеләр булмады.
Фирдәвес Хуҗин:
– Безнең Алабуга ТИҮ бүлекчәсе президент атамасын саклап калуда шактый эшчәнлек алып бара. Менә август башларында шушы атаманы, кайберәүләр аны статус ди, саклап калуда имзалар җыю эшен башладык. Белүебезчә, безнең бу башлангычка Чаллы, Түбән Кама төбәкләре дә кушылды. Анда да шушы эш бара. Моңа кадәр Казанда да шушы барды. Бөтендөнья татар яшьләре форумында да президент исемен саклап калу – Татарстан халкының үз эше, дигән фикерләр әйтелде. Шушы эшне, юнәлешне һичшиксез дәвам итәргә кирәк. Менә шундый чыгышлар, язмалар нәтиҗәсендә без дә имзалар җыю эшен киң җәелдереп җибәрдек.
– Фирдәвес әфәнде, Владимир Путинның, Татарстан халкы президент атамасын үзе хәл итсен, дигән сүзләреннән соң мөрәҗәгатькә имзалар җыю зарурлыгы каламы икән? Ни дисәң дә, Русия президенты әйткән сүзләр бит.
– Минемчә, бу кирәк эш, имзалар җыюны туктатырга ярамый. Ни өчен дигәндә, Путинның бу әйтүе әле президент исеменең гамәлдә калуын аңлатмый. Безнең алданган вакытлар да күп булды. Әгәр хәтерләсәгез, Татар конгрессы җыенында Бәләбәй татар гимназиясе директоры һәртөрле кысуларга үзенең фикерен әйткән иде. Владимир Путин ул чакта халыкның телен, мәнфәгатьләрен кысу – “полнейший бред и дурь” дип тә әйткән иде. Кызганычка каршы, бүген “өлкән” милләттән кала башка телләргә туган ватаннарында да өстенлек бирелми, алай гына да түгел, кече милләтләрнең телләре укытылмый. Бу тигезсезлекнең бер мисалы. Ярык тагарак алдында гына калмасак ярар иде. Сөйләү бер нәрсә, гамәлләре бөтенләй башкача булырга мөмкин.
Рәфыйк Мәхмүдов:
– Әйе, имзалар җыю бара. Инде меңнән артык җыелды. Менә бер өлеше кулыбызда. Фирдәвес әфәнде бик дөрес әйтте. Русиянең сәясәте икейөзле. “Византийское двуличие” шикелле инде. Бер нәрсә сөйлиләр, икенче нәрсә эшлиләр. Шуңа күрә, җыелган һәм җыелачак имзалар беркайчан да зыян китермәс.
Фирдәвес Хуҗин:
– Президент атамасын калдыру-калдырмау мәсьәләсен Дәүләт Шурасы хәл итәр, мөгәен. Әгәр дә безнең 200-300 мең култамга җыелса, шушы юнәлештә нинди дә булса карар кабул итү вакыты килеп җиткәч, уңай якка карар кабул итү өчен тәэсире искиткеч көчле булачак. Шуңа күрә, бу гамәлне, бу эшне дәвам итәргә, бу елның ахырларына кадәр алып барырга кирәк. Менә мин кая гына барсам да мөрәҗәгатьне, имза җыю кәгазьләрен үземнән калдырмыйм. Бу эшне яратып бетермәүчеләр дә булгалый. Без менә авылларга да, уку йортларына да мөрәҗәгать итәбез. Алар шундук кушылып китәләр, дип әйтә алмыйм, әмма төрле юллар белән эш алып барабыз.
Рәфыйк Мәхмүдов:
– Менә кайбер урысларның, кайбер татарларның да фикерләре дөрес түгел. Андыйлар безгә “Нигә башыгызны ватасыз? Сезгә барыбер түгелмени, президентмы, губернатор буламы, губернияме, республикамы, аермасы юк”, диләр. Безгә барыбер түгел. Республика дигән мәгънә – дәүләт дигән мәгънә ул. Ә дәүләтнең президенты да булырга тиеш. Губернатор ул губерния җитәкчесе. Милләтчелегебезне, үзебезнең дәүләтебезне югалтсак, барлык документлар, кирәкле кануннар, Конституциябез, барысы да юкка чыгачак. Бу-татар халкын инкыйразга китерәчәк. Шуңа, дәүләтчелегебезне, президентлыгыбызны бик нык сакларга, көрәшергә тиешбез.