Фәүзия Бәйрәмова үзен хөкем итүче мәхкәмә эше турында
Your browser doesn’t support HTML5
17 сентябрь Чаллыда Милли Мәҗлес рәисе, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага карата мәхкәмә эше дәвам итте. Прокурор "Гаепләнүченең гаебе дәлилләнде, йомшарту вазгыятен исәпкә алып, шартлы рәвештә бер елга хөкем итәргә" дигән сүзләрен җиткерде. Бәйрәмова бу мәхкәмә эшенә үз бәясен бирде.