Хаҗга баручы Русия мөселманнарының 70% Төньяк Кавказдан

Русиядән хаҗга сәфәр кылучыларның беренче төркеме инде юлга чыкты. Квотаның күпчелеге хәзер Төньяк Кавказ мөселманнарына бирелә.

Русиядә хаҗга барырга теләүчеләр елдан-ел арта. Аларның күпчелеге Төньяк Кавказдан, шул сәбәпле урыннарның да шактые аларга бирелә.

Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов сүзләренчә, Кавказда ел саен хаҗга сәфәр йөрүчеләр дә бар.

“Шуңа Татарстан, Башкортстанга әзрәк бирелә. Быел бөтен Русиядән 20 мең барырга тиеш иде, әмма зур мәчетне яңадан төзекләндерү сәбәпле, Согуд Гарәбстаны Русиядән генә түгел башка төбәкләрдән дә килүчеләр санын киметте. Быел 20 мең урынына 16 мең 500 бара. Шуларның 10-11 меңе Төньяк Кавказдан, калганы Татарстан, Башкортстан, Урал, Себер якларыннан. Ул квоталарга карашны үзгәртергә кирәк. Быел шул 70%ты Кавказдан бара”, ди ул.

Хаҗга инде Екатеринбурдан киткәннәр, тиздән Мәскәүдән рейс көтелә. Сәфәр уртача 4 мең 400 долларга төшкән.

“Төрле програмнар бар бит. Ярты юлны очкыч, аннары автобуслар белән баручылар, яшәү урынннарын туклану яки тукланусыз алучылар да бар”, ди Аширов.

Шулай ук мөселманнарны үз акчаларына җибәрүче эшмәкәрләр дә бар икән. Нәфигулла хәзрәт сүзләренчә, бизнесмен Сөләйман Керимов элекке елларны өч меңләп кешене үз акчасына хаҗга җибәргән.

“Аларның барысы да шул Дагыстан тирәсеннән иде”, ди ул.