Татарстаннан хаҗ кылу өчен Согуд Гарәбстанына 1200 мөселман барачак. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге хәбәр итә. Мөселманнар 23 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр юлга чыгачак. Роспотребнадзор Татарстан өчен быелгы хаҗ квотасы 1800 кеше дип белдерә.
Русиядән хаҗга 16 мең 400 кеше барачак дип хәбәр ителә.