Җәмилев: оккупациядән бирле 18 кырымтатары югалды

Кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев Страсбургта Европа Шурасының парламент ассамблеясы каршында чыгыш ясап, оккупациядән бирле 18 кырымтатары югалды, дип белдерде.

"15 кеше югалды, бер генә мәет табылды. Өч кеше узган атнада югалды. Соңгысы - 29 сентябрь эшкә барганда юкка чаккан Эдем Асанов. Җирле хакимиятләрнең аларның кайда булулары турында хәбәре юк", диде Җәмилев.

Узган атна-ун көн эчендә Кырымда 40лап өй һәм оешмада тентүләр булды. Җәмилев, кырымтатарлар бернинди дә хокукый нигезе булмыйча тоткарлана, диде.

Кырымдагы Сары-су бистәсеннән билгесез кешеләр алып киткән Ислам Джеппаров һәм туганнан туганы Джевдет Исламов язмышлары билгесез булып кала. 27 сентябрьнең кичендә булган бу хәлдән соң Джеппаров яшәгән йорт янына көн саен йөзләгән кеше җыела. 1 октябрь алар белән очрашырга тиешле Кырым "башлыгы" Сергей Аксенов Сары-суга килмәде, аның урынына ул берничә кеше белән снайперлар саклап торганда Бакчасарай районы хакимияте бинасында гына очрашты.