Чаллыда мөселманнарга гаепләү карары чыгарылган

Булат Рәҗәпов

Чаллыда Русиядә тыелган «Хизб ут-Тәхрир» оешмасы тарафдарлары дип саналган 41 яшьлек Булат Рәҗәпов, 45 яшьлек Айбәк Байназаров, 43 яшьлек Рәдиф Басыйров һәм 30 яшьлек рамил Кучкаровка гаепләү карары чыгарылган. Мәхкәмә әлеге мөселманнарны мәчетләрдә, җәмәгать урыннарында «Хиз ут-Тәхрир» оешмасына керергә дәгъват алып барганнар һәм кешеләргә карата нәфрәт уята торган гамәлләргә чакырганнар дигән фикердә.

Рәҗәпов бер ел да дүрт айга колониягә хөкем ителсә, калганнары бер елга шартлы хөкем чыгарылган.

“Без узган елның 27 сентябрендә мәчетләрдә акция уздырдык. Анда хиҗапны яклап, мөселманнарны кысуны, Коръән китабын тыюларны тәнкыйтьләп чыктык. Безне экстремизмда гаепләмәкче булалар. Хәзер безнең илдә сүз дә әйтергә ярамый, син шундук экстремистка әйләнәсең. Инде гаепләү белдерелгәнче үк тикшерү комитетының безне гаепләү юнәлешен алуын сиздем. Ә башка тикшерү органнарыннан андый әйбер күрмәдем. Тикшерү комитетында сорау алуларда шундук гаепләү юлы белән барулары, алай ярамавы хакында да белдердем. Ләкин сүзләремә игътибар бирүче булмады”, дигән иде элегрәк Рәҗәпов Азатлыкка.