Мостафа Җәмилев: "Кырымтатарларга яңа депортация яный"

Your browser doesn’t support HTML5

Кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев Киевта матбугат очрашуында чыгыш ясап, аннексияләнгән Кырымда инде ике дистәгә якын кырымтатар югалганлыгын әйтте. Ул шулай ук репрессияләрнең һәм эзәрлекләүләрнең көчәюе, тентүләрнең һәм канунсыз митингка чыккан дигән сылтау белән штраф җәзасына тарту очракларының ешаюы турында сөйләде. Җәмилев кырымтатарларга яңа депортация куркынычы янауга борчылуын белдерде.