"Хәтер көне 12 октябрь генә була ала"

Your browser doesn’t support HTML5

Казан шәһитләрен Сөембикә манарасы янында да хәтерләделәр

1552 елда Казанны яклап шәһит киткәннәр 12 октябрь Сөембикә манарасы янында да искә алынды. Шәһитләр рухына дога кылырга җыелучылар Хәтер көненең 15 октябрь түгел, нәкъ менә 12 октябрьдә уздыру дөреслеккә туры килә дип саный.

Хәтер көнен 12 октябрьдә уздыру кирәк дип барган бер төркем активистлар быел да Хәтер көнен 12 октябрьдә көндезге 12дә Сөембикә манарасы янында уздырды. Араларында Раил Имамов, Фәрит Шәкүров кебек галимнәр дә булган бер дистәгә якын активист белән бергә Казанның Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин да шәһитләр рухына атап дога кылды.

1552 елда шәһит булган бабаларын искә алырга дип килгән галим Фәрит Шәкүров, вакыт ул кешегә бәйле нәрсә түгел, ул табигатьнең объектив күренеше, дип белдерде.

"Без нишләсәк тә вакыт үз көе белән бара, үз кануннары белән яши. 1552 елның 2 октябрендә Җир шары үзенең орбитасының билгеле бер ноктасында булган. Менә хәзер без шуны төгәл итеп күчерергә телибез икән, Җир шары 2014 елда нәкъ шул ноктасына килергә тиеш. Менә шул нәрсә шактый җиңел генә исәпләнеп төзәтмә бирелә һәм плюс ун көн дип без аны 12 октябрьгә чыгарабыз.

Нишләп төзәтмә 13 көн түгел соң, ә 10 көн? Бу бик җиңел, бераз мантыйгы булган кеше әз генә уйланып торса аңлаячак. Календарьның соңаруы нәрсәгә бәйле? Астрономик елның озынлыгын борынгылар бик төгәл билгеләргә теләсәләр дә нык төгәллек белән билгели алмаганнар. Шуңа күрә иске стильдәге ел реаль астрономик елдан чак кына озынрак булып чыга. Һәм бу артык минутлар - еллар, дистә еллар, гасырлар дәвамында җыелып тәүлекләргә җыела. Шулай булгач, җиңел аңлашыла, вакыт күпме алгарак китә, шул кадәр артык минут җыелып төзәтмә дә җыела килә. XX гасырдагы төзәтмә XVI гасырдагы вакыйгаларга туры килә алмый. Бу элементар әйбер тарихи хронология дигән махсус дициплинага карый. Ул һәрбер тарих факультетында укытыла.

Галимнәр расламасы

Профессиональ тарихчылар Раил Имамовка язма белешмәләр дә биргән иде бу турыда. Остазым Мирфатыйх Госмановка үзем мөрәҗәгать иткәч элементар әйберләргә профессорлар аңлатма бирергә тиеш түгел дигән иде анысы. Әмма бу мәсьәлә җитди булгач белешмәләр дә бирергә туры килде", диде ул.

Шәкүров үзен Хәтер көне датасын күтәрә башлагач провокаторлыкта гаепләүләрен дә әйтеп үтте.

"Мине кемнәрдер татарлар арасында провокаторлыкта гаепләделәр. Мин бары тик тарихи дөреслекне генә телим. Хәтер көнен телиләр икән 14 октябрь үткәрсеннәр, телиләр икән 15 октябрь үткәрсеннәр, мин ул митингларга барыбер барырга тырышам. Бу изге эш. Ләкин вакыйганы тарихта, тарих китапларында билгеләргә телибез икән, чәчрәп китсәк тә бу көн 12 октябрь генә була ала, башка бернинди көн дә була алмый. Бу беренчедән. Икенчедән, әгәр плюс 13 көн дип әйтәләр икән Хәтер көнен билгеләгәндә, бу 13 көн XX гасыр вакыйгаларына туры килә. Ягъни XX гасырда иске календарь белән яшәп киләбез икән ул реаль вакыйгалардан 13 көнгә артка калып киләчәк. Бу иске, Юлиан календаре белән бүгенге көндә праваслав чиркәү яши. Ягъни, без 2 октябрьдәге вакыйганы 15 октябрьдә үткәрәбез икән, нәкъ менә Юлиан календаре белән үткәрү була. Ягъни без, үзебезнең шәһит киткән бабаларыбызның рухына доганы праваслав календаре белән укыйбыз булып чыга. Менә бу тинтәклекне мин инде берничек тә аңлый алмыйм", диде ул Азатлык сорауларын җаваплап.