Фестиваль Себер төбәкләрендә яшәүче татар яшьләрен таныштыру, дуслаштыру, берләштерү максаты белән эшләнде.
Катнашучыларның яше 35тән дә артмавы шарт итеп куелган иде. Географиясенә карасак, чара Томски, Омски, Төмән, Бурятия, Красноярски, Кемерово, Анжеро-Судженски, Барнаул, Улан-Удэ, Иркутски, Тыва, Новосибирски шәһәрләреннән һәм Казакъстаннан килүчеләрне берләштерде.
Фестиваль программасын, матур гәдәт буенча, делегатлар үзләре алып барды. Беренче көнне узган танышу кичәсендә кунаклар үзара танышып кына калмыйча, үзләре вәкил булып килгән оешмалар белән дә башкаларны таныштырдылар.
Программага шулай ук вокал, хореография, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар, тарих, дин мәсьәләләренә багышланган лекция-дискуссияләр, уеннар, түгәрәк өстәлләр кертелгән иде. Мастер-классларны Казаннан килгән яшьләр алып барды. Вокал буенча дәресләрне Альбина Кинжалиева, хореографияне Венер Хәмитов уздырды.
Актерлык осталыгы буенча мастер классны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты өлкән мөгаллиме, режиссер һәм сценарист, Татарстан республикасының атказанган артисты Азат Зарипов алып барды.
VII Себер татар яшьләре фестивале кысаларында “Татарстан – Яңа гасыр” каналында бара торган популяр булган “Переведи! Татарча өйрәнәбез” уены да уздырылды.
Уенның фестивальдәге версиясен Фәрит Нәҗметдинов һәм Әлфия Кидрачева оештырдылар. Җәен алар Казанда бу уенда катнашу бәхетенә ирешкән булган. Тапшыруны Себердә беләләр һәм яраталар икән, фестивальдә узган уен да бик күтәренке рухта, сизелми дә узып китте. Туган телен “уртачадан түбән” белүчеләр үзләрен сынап карый алдылар. “Җанлы” рәвештә бара торган уенның үзенчәлекле яклары да бар – бөтен тамашачылар уенчыларга ярдәм итәргә, сүзләрнең русчадан татарчага, татарчадан русчага тәрҗемәләрен кычкырып әйтергә тырышты. Себер татар яшләренең VII фестивале кысаларында узган “Переведи! Татарча сөйләшәбез” уенында Новосибирски шәһәреннән Рафаил Галимов җиңүче дип табылды.
“Татар теле буенча мастер класска бирелгән бер сәгать эчендә делегатлар татарча тизәйткечләр әйттеләр, һәр тизәйткеч аерым бер авазны ныгытуга юнәлтелгән иде. Шундый шаян формада яшьләр туган телләрен өйрәнде. Янәшә килгәндә авыр әйтелә торган авазлар һәм сүзләрне кычкырып кабатлау сөйләм кимчелекләренең күпчелеген төзәтергә ярдәм итә.
Тизәйткечләр яхшы сөйләм тәлап ителә торган һөнәр ияләренә аеруча кирәк: ораторлар, дикторлар, җитәкчеләр, артистлар һәм җырчыларга. Матур сөйләргә теләгән, үзен кешеләр яхшы ишетүен һәм ачык аңлавын теләгән һәр кеше шушы борынгы тизәйткеч фәненә мөрәҗәгать итә ала. Без делегатларыбызга менә шушы фикерне җиткерергә теләдек. Кыска гына ара эчендә алар күмәкләп һәм аерым-аерым да, яхшы тизлектә укырга өйрәнделәр. Әлбәттә, бераз “тел ватырга” да туры килде”, - дип сөйләде Дания Бисерова.
“Фестивальгә 60тан артык кеше килде. Шуларның яртысы тарих буенча лекция-бәхәстә катнашырга теләде. Монда “бәхәс, дискуссия, фикер алышу” төшенчәсе алга чыга. Бәлки, күнегелгәнчә, каян да булса интернеттан мәкалә алып, гади лекция генә укысаң да ярар иде. Тик алай кызык булмас иде. Минем делегатларны җанлы сөйләшүгә тартасым килде, алар ачылсын, үз фикерен белдерсен, аны якласын, кызып бәхәсләшсен! Темасы да туры килеп тора – 1755 елда Батырша баш күтәрүе. Мин алдан Батырша турында кызыклы фактлар сөйләдем, аннары аудиторияне “котыртып” җибәрә торган сораулар бирдем. Башта халык сүлпән иде, сөйләшүгә кушылырга теләмәде. Тик бераздан аларга җан керде! Икенче караганда инде алар кызып китеп бер-берсе белән бәхәсләшә, үз сүзен бирмәскә тырыша башлады! Делегатларга чыннан да бик кызык иде!
Әйтергә кирәк, миңа бу эштә Барнаулдан килгән делегат Артем булышты. Ул - тарихчы. “Котыртучы”, провокацион сораулар бирүне миңа ул тәкъдим итте. Миңа калса, лекция уңышлы узды. Хәрхәлдә, ялыктыргыч озын сүз сөйләү рәвешендә үтмәде. Халык кызыксынды, фикер алышуда катнашты, үз фикерен белдерде. Шушы чарадан соң делегатларның берсе булса да Батырша биографиясен алып укыса, кызыксынса, безнең тырышулар бушка узмады, диеп санарга була”, - дип сөйләде Денис Солтанов.
Фестиваль "Себер яшьләре, алга!" дип исемләнгән гала-концерт белән тәмамланды - сәхнәдә делегатлар үзләре һәм Татарстаннан килгән эстрада йолдызлары чыгыш ясады.