Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовка Ачык хат белән мөрәҗәгать итүчеләр – Русия Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире, икътисад фәннәре докторы Хәмит Гыйззәтуллин, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин һәм икътисад фәннәре докторы, Башкортстан аграр университетының икътисад теориясе кафедрасы мөдире, профессор Вил Носратуллин.
Ачык хатта әлеге галимнәр 1991-2011 елларга республиканың социаль-икътисади үсеш торышы турында тикшеренүләр уздыруын ирештерә. Аңа караганда, Башкортстан күрше Чиләбе, Свердлау, Оренбур өлкәләре, Татарстан республикасыннан күпкә калыша.
“Безне, ватанчылык рухы белән янган зыялыларны, элекке булдыксыз җитәкче тарафыннан республиканың шундый хәлгә төшүе бик борчый. Безнең артта калуның төп сәбәпләре булып элекке җитәкчелекнең икътисадка фәнни-техник прогресс алып килгән инновация-инвестиция юнәлешендә үсеш булмау тора. Фәнни-техник алгарышны санга сукмау беренче җәһәттә кадрлар сәясәтенә бәйле иде, чөнки элекке президент 20 ел буе җитәкчелек иткәндә район дәрәҗәсеннән алып хөкүмәттәге югары урыннарга кадәр булдыксыз хезмәткәрләр билгеләнде. Кадрлар җыю якташлык, туганлык һәм милләткә карап эшләнде” диелә хатта.
Галимнәр төбәкләрнең икътисади үсешенә белем һәм һөнәри осталык йогынтысын саннар белән дә ныгыткан. Аңа караганда, ул Чиләбе өлкәсендә 35%, Свердлау өлкәсендә 32% булса, Башкортстанда нибары 10% тәшкил итә.
Икътисади үсешкә ирешү өчен Ачык хатта шундый тәкъдимнәр бар:
- Башкортстан хакимияте аппаратында Фән һәм югары белем бүлеге булдыру.
- Фәннни тикшеренүләрне финанслау, беренче чиратта республиканың Фәннәр академиясе эшен күтәрү.
- Фәннәр академиясен җәмәгатьчелек оешмасы итеп үзгәртеп, аны фәнгә финанс бүлеп утырудан азат итү.
- Республикада фәннең абруен күтәрү өчен телевидение, радио һәм матбугат аша нәтиҗәле пропаганда алып бару.
Башкортстан республикасы хакимиятеннән Ачык хатка реакция әлегә булмаган. Бу хакта Азатлыкка икътисад фәнәре докторы, Ачык хат язу башлангычын тәкъдим итүче Ринат Гатауллин хәбәр итте.