Талантларга бай гаиләдә туган Алисә дә бала чактан ук төрле яктан үсә, белемен арттыру белән бергә, осталыкларын да төрле бәйгеләрдә сынап карый. “Әннәү Сәкинә җырларга өйрәтсә, олатам Арслангәрәй догалар үзләштерергә булыша иде. Гомумән, олатам минем иң яхшы дустым, киңәшчем иде. Ир-ат аның кебек кыю, намуслы булырга тиеш дип уйлыйм. Ул минем белән горурланырлык итеп яшәргә тырышам.
Төрле юнәлештә үземне сынап карарга тырышу әтиемнән күчсә, балалар бакчасында тәрбияче әниемә балаларга мәхәббәт уята алуына, алар белән аралашырга өйрәтүенә рәхмәтле мин”, - ди Алисә үзе. Хөсәен игезәк туганы Хәсән белән - өлкәдә генә түгел, бөтенрусиядә, чит илләрдә дә яхшы таныш Арангуловлар. Алар җырлау, көйләр иҗат итү белән генә тукталып калмыйчан, спорт белән дә шөгыльләнәләр, әле ел саен балалар өчен Арангуловлар призына көрәш, иң көчле өлкәнрәкләр өчен бәйгеләр оештыралар. Русия рәссамнар берлеге әгъзалары да, сөяктән сыннар ясау осталары да алар. Бу юнәлештәге иҗат эшләре чит ил күргәзмәләрендә, музейларында саклана. Археология дә игезәк Арангуловлар өчен ят түгел.
Шул гаилә әгъзасы Алисә 15 ел “Терра-Инкогнита” эстрада һәм заманча бию ансамбленә йөри. Социаль эшләр белгече һөнәрен үзләштергән Тубыл дәүләт социаль-педагогия академиясенең “ЮНИС” вокал ансамбле җырчысы була. Бу төркемнәр белән бөтенроссия, өлкә, шәһәр күләмендәге бәйгеләрдә лауреат исемнәрен яулый. Бала чактан ук волонтер отрядына кабул ителә. Тубылның “Ышаныч” яшүсмерләр һәм яшьләрне профилактикалау һәм реабилитацияләү үзәгенең мактаулы волонтеры да әле ул.
“Татар кызы” бәйгесе сайтында Алисә үзе турында менә ниләр яза: “Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Җитез, җаваплы, белем алуда бик теләп яңадан-яңа өлкәләрне үзләштерәм. Уильям Шекспир, Андрей Дементьев иҗатларын яратам. Альтруист. Бәйләү энәсе һәм ыргак белән бәйли беләм, чалыштырып чигәм. Үз кулым белән ясалган әйберләрне бүләк итәргә яратам. Балалар белән эшләү тәҗрибәм зур. Быел гына сентябрь аенда “Онкогематалогик һәм башка каты авырулар кичергән балаларны сәламәтләндерү” халыкара программасы нигезендә укулар үттем, “Шередарь” реабилитацияләү лагерында тәҗрибә тупладым. Аннан алда Төмәндә лагерьларда педагог-оештыручы булдым, хәйрия акцияләрен әзерләүдә катнаштым”.
Чибәрләр бәйгесендә катнашу ягыннан да тәҗрибәсе бар Алисәнең: 2010 елда Тубылда иң матур һәм сәләтле “Себер йолдызы” һәм тамашачылар мәхәббәте призына ия булса, шул ук елда өлкә күләмендәге шул ук исемдәге ярышта ул икенче урын яулады һәм интернет аша тавыш бирүдә дә иң күп балл туплады.
Алисә Арангулова Мәскәүгә “Татар кызы” бәйгесенә өлкә татар конгрессы ярдәмендә бара, соңгы көннәрдә Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә әзерлек үтте. Бу катлаулы, дәрәҗәле бәйгенең таләпләре зурдан. Милли киемнәр булдыруда аңа үзе дә “Себер йолдызы” бәйгесенең финалына үткән һәм икенче мәртәбә милли бизәкле киемнәр белән катнашкан Алинә Сәитова булышты. Төбәктән алып барачак үзенчәлекле бүләкләр арасында әтисенең кул эшләре дә булачак. Алисә җирле шагыйрь Заһит Акбүләков махсус язган туган җире турында шигырьне, үзе турында сөйләргә, себер татарлары элементлары белән бию, җыр өйрәнә.
“Бу татар чибәрләре фестиваленә өлкәдән вәкил итеп мине сайлаулары куанычлы булса да, дулкынландыргыч һәм бераз куркыныч, - ди тырыш кыз. – Үз төбәгеңнең данын бөтен ил алдында яклау – зур җаваплылык сорый. Барысына да өлгерергә тырышам. Эшне дә алып барырга кирәк. 23 ноябрьдә Мәскәүдә ун көнлек репитицияләр чоры башланды. Анда без режиссерлар, хореографлар белән әзерләндек, танылган шәхесләр белән очраштык, музейларга, милли күргәзмәләргә, татар мәктәбенә сәяхәт иттек”.
Оештыручылар: федераль милли-мәдәни мохтарият һәм "TAT Project" милли-мәдәни берләшмә фестивальне татар фольклоры персонажлары һәм танылган кешеләр катнашында хореографик куелышлар белән сәхнәләштерелгән күренеш рәвешендә үтәчәк дип ышандыралар. Төрле өлкәләрдән килгән иң шәп татар кызлары үзләре белән таныштырырга, милли киемдә туган төбәкләре турында шигырь сөйләргә, чулпылар белән татар киемендә бию башкарырга һәм кичке милли үрнәкле күлмәктә тәбрикләүләр тантанасына чыгарга тиешләр.
Фестиваль яшьләрнең мәдәни, әхлакый тәрбиясен үстерү, татар телен тарату белән бергә, киләчәк буынның милләт эшләрендә катнашырга тартылуын тәэмин итәргә булышачак. Замана кызларының тышкы матурлык белән рухи-әхлакый сыйфатларын ачыкларга, урыннарда татар мәдәниятен саклау чараларын камилләштерергә, сәламәт тормыш рәвеше, гаиләнең милли кыйммәтләре ролен билгеләргә ярдәм итәчәк.
Әзерлек чоры белән “Татарстан–Яңа гасыр” каналында даими таныштырып барачаклар. Бәйгенең нәтиҗә өлеше 7 декабрьдә үтәчәк.