Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар кызы" бәйгесе туган телне якын итми


Җиңүче кызлар
Җиңүче кызлар

Чиләбе шәһәрендә быел дүртенче мәртәбә "Татар кызы" бәйгесе үткәрелде. Аның финалы 11 сентябрьдә "Трактор" боз аренасында булды. Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы чакыруы буенча кызлар бәйгесенең йомгаклау чарасына Омскидан да баручылар булды.

Оештыручылар сүзләренчә, "Татар кызы" проектлары чибәрлек бәйгесе генә түгел, ә татар халкының милли йолаларын, кабатланмас гореф-гадәтләрен, татар мәдәниятенең байлыгын, туган телнең матурлыгын күрсәтергә мөмкинлек бирүче, кызларның асыл сыйфатларын ачучы зур бер чара, рухи матурлык бәйгесе.

Урал төбәгендә соңгы дүрт елда киң күләмдә үткәрелә торган әлеге бәйгеләр татар халкының мәдәни үзәкләренең берсе булып торган Чиләбе татарларының да, бөтен Көньяк Уралда яшәүче халкыбызның да тормышында күренекле вакыйга булып тора, дисәк, һич тә ялгыш булмас. 2011 елда беренче мәртәбә оештырылган бәйгедә үк Көньяк Уралның ун төбәгеннән 12 кыз катнашкан. Бу кызлар бәйгенең сайлап алу өлешендә катнашкан 300 гүзәл зат арасыннан җиңеп чыкканнары. Ул вакытта да бәйгенең финал өлеше "Трактор" боз аренасында 8 мең тамашачы алдында үткәрелгән.

Бәйгедән күренеш
Бәйгедән күренеш

Бәйгеләрнең 2012 елда үткәрелгәнендә инде Свердлау һәм Курган өлкәләреннән дә катнашучылар өстәлгән. 2013 елда бәйге "Татар кызы. Нәни энҗеләр" исеме белән балалар арасында оештырылган. Максатлары – халык йолаларын, татар телен, мәдәниятен саклауда мөһим булган әйбер – буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыту. Ул бәйгедә 8-10 яшьләрдәге 13 кыз бала җыр-биюдә, шигырь сөйләүдә (урыс һәм татар телләрендә), пешерүдә, чигүдә ярышканнар, 10 яшьлек Чиләбе кызы Динә Ганиевага тиңнәр булмаган.

Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе, Канун чыгару җыелышы депутаты Лена Колесникова, балалар бәйгесенең финалында без акыллы, талантлы кызларны гына түгел, аларның татар халкының тарихына, мәдәниятенә, тормыш рәвешенә ихтирам белән караучы гаиләләрен дә күрдек, ди.

"Татар кызы - 2014" бәйгесендә 30 гүзәл зат 5 ай дәвамында чибәрлектә, уңганлыкта, тапкырлыкта, җитезлектә көч сынашты. Кызлар туган якларын өйрәнделәр, Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы Сабантуенда, өлкәнең матур табигать урыннарында булдылар, кул тегермәнендә он тарттырып та карадылар, кияү пилмәне пешерделәр, хәтта зәркән әйберләр – беләзекләр эшләделәр, спорт ярышларында үзләрен күрсәттеләр – гер күтәрделәр, көрәштеләр, тагы да бихисап сынаулар үттеләр.

Лена Колесникова һәм Зәлия Әхтәмова (у)
Лена Колесникова һәм Зәлия Әхтәмова (у)

Бар сынауларны иң уңышлы үткәннәре – 12 кыз финалга чыкты. 11 сентябрь көнне унике чибәркәй арасыннан бер җиңүче сайлап алынды. Ул Башкортстанның Юкәлекүл авылында туып үскән, хәзер Чиләбе өлкәсенең Миәсс шәһәрендә яшәүче 26 яшьлек Зәлия Әхтәмова булды. Зәлия Башкорт дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган, бүгенге көндә реклам буенча менеджер булып эшли. Зәлия Әхтәмова турында бирелгән мәгълүматларда "ата-анасы йортында татар теле исән" диелгән. Кыз күп укый, әдәби әсәрләрдән татар авторларын да укырга ярата.

Татар теле дигәннән, "Татар кызы" бәйгесенең йомгаклау чарасында татар телен ишетергә туры килмәде диярлек. Алып баручы егетләр дә сүз осталыкларын урысча гына күрсәттеләр, бердәнбер саф татарча сөйләүче Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек башлыгы, татар эшмәкәрләренә булышу ассоциацисенең башкарма мөдире Фәрит Уразаев булды, 8 меңгә якын тамашачы аны тын алмыйча тыңлады, гөрләтеп кул чапты.

Эльмира Кәлимуллина һәм Альберт Җәлилов
Эльмира Кәлимуллина һәм Альберт Җәлилов

Татар телен генә түгел, татар җырын да "граммлап" кына ишеттерделәр анда. Татарның атаклы җырчылары – 5-6 җыр башкарган Эльмира Кәлимуллина да, Альберт Җәлилов та туган телләрендә берәр генә җыр башкардылар. "Татар кызы" бәйгесенең финалын тамаша кылган, Омскиның "Умырзая" ансамбле җитәкчесе, 22 яшьлек Юлиә Атимганованың гаҗәпләнүенең чиге булмады: "Нинди татар кызы бәйгесе инде бу, нинди татар чарасы, бөтен мәгънәсе югала түгелме урысчалатып, алып баручылар яртылаш булса да ник татарча сөйләмәделәр?" дип үтә аптыравын белдерде.

Аның каравы, чарага чакырылган "Буран әбиләре" татарча да җырладылар. Алман иленнән килгән оста баянчы, "Ника" бүләге иясе Айдар Гайнуллин татар халык көйләренә тезмә башкарды, Татарстанның атказанган артистлары Артур Минһаҗев һәм Марат Галимов татар җырлары белән күңелне җылыттылар, Татарстан дәүләт җыр-бию ансамбле чыгышы чараны бизәде.

"Татар кызы" бәйгесе финалы күмәкләп "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды. Шунысы белән бераз өмет уянды – бәлки татар сүзе дә кайтыр татарның киңкүләмдә халык өчен оештырыла торган чараларына. Ул вакытта бәйгенең максатларының берсе булган телне саклау нияте бәлки гамәлгә дә ашыр иде.

XS
SM
MD
LG