Кадыров сугышчылар гаиләләрен Чечнядән куачак

Рамзан Кадыров

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров республикада полиция хезмәткәрен үтергән кешенең гаиләсе Чечнядән куып җибәреләчәге, ә аларның өйләре нигезенә кадәр юк ителәчәген белдерде. Бу турыда ул Instagramда хәбәр итте.

"Полиция хкзмәткәренә яки башка кешегә корал төбәгәнче, моны һәркем белергә тиеш. Мин беркемгә дә монда кан коярга мөмкинлек бирмәячәкмен!" ди Кадыров.

Ул министрлар, район башлыклары һәм хөкемдарлары, эчке эшләр бүлекләре башлыклары белән бик каты сөйләшү уздырганлыгын, берәр районда кем дә булса канунсыз рәвештә корал алып сугышчы төркемгә кушылса, ул җитәкчеләрнең кичекмәстән эштән китәчәген белдерде. "Андый хәл булмасын өчен көне-төне эшләсеннәр" ди Кадыров.

Атнакич Грозныйда булган атышларда 14 иминлек хезмәткәренең, 11сугышчының үтерелүе хәбәр ителде.