Уфа һәм Казан сәфәремнән соң бераз тынычлангач, алып кайткан бүләкләремне карап-барлап утырам. Кабул итеп алганда, рәхмәт әйтеп салып куясың да, озаклап карап та, яңаларын сайлап та булмый. Өйгә җиткәч, балаларны йоклатып, иркенләп утырып карый, тикшерә торган эш бит ул.
Менә Уфа күчтәнәче, кулъяулык куя торган савыт, монысы аш пешергәндә кашык куеп торырга тагын бер савыт. Икесен дә Салават Юлаев һәйкәле белән бизәгәннәр. Уфа дип язып та куйганнар.
Анысына ис китми инде, татар теленә дә Өфе исеме кереп китә алмады, шәһәрне күбрәк Уфа дибез ич. Артын әйләндерсәм, тәреле өч гөмбәзле чиркәү сүрәтле эмблема куелган. "Сувенир из России" икән.
Уфада сувенир кибетләрен эзләсәң генә таба аласың. Мин бу юлы камзул алып китәм дип, кайткан идем, камзулын таптым табуын, әмма мин теләгән үк булмады. Заказ биреп тектерә торган "7 кыз" кибете ябылырга җыена икән, заказ кабул итмиләр. Сата торган костюм-мазарның да бәясен төшермәгәннәр. Кызлар кашмауы, үзем тексәм диеп, тагын укалык тауар алдым.
"Агыйдел" кибетен эзләп табып аннан да камзол карадым. Инде өмет өзелергә торганда миңа ярарлык зурлыктагысы да килеп чыкты. Чигүле. Мин тәңкәлене алырга теләгән идем. Әмма башка мөмкинлек юк, шуның белән канәгатьләнергә туры килде.
"Агыйдел" берләшмәсе электән халык көнкүреш тауарларын җитештерә. Милли стильдә дип әйтимме. Аларның рәсемле агач кашыклары, бал савытлары, кухня такталары карап туймаслык матур инде. Хәзер кымыз, чәй җыелмалары да эшләгәннәр. Аларның бәяләренә дә шул сокланып карап кына торырлык. Кулдан төшерелгән әйбер кыйбат саналса да, сатып алырга йөрәк җитмәде. Батик, киез эшләре дә күрергә мөмкин. Җитен алъяпкыч, ашъяулыклар, кулъяулыкларына сокланып туймаслык.
Сатучылар гына, кая барсаң да, урысча сөйләшә. "7 кызда", гомумән, рус хатыннары гына эшли шикелле иде. "Агыйдел"дә татар-башкорт йөзле, урыс телле кызлар эшли. Уфада кибеткә кергәндә "исәнмесез", я "һаумыһығыҙ" дип исәнләшүгә дә аптырап карап, "драсти"" дип җаваплыйлар булып чыкты.
Инде Казан бүләкләрен барлыйк. Чигүле калфак-түбәтәйләр, магнитлар, Казанның матур урыннары белән ике еллык календарь, татар чүәкләре, чәкчәк, бик күп китап-журнал сыйдырды минем чумаданнар Казанда.
Әмма төп ниять – читекләр сатып алу иде. Айсылу читекләрен бик мактасалар да, минем чабата тәпигә ярарлыгы булмады. Заказ кабул итү турында сүз кузгаткач, Айсылуым эндәшми калуны хуп күрде. Мин дә бик ялынып тормадым. "Сәхтиян" белән интернеттан заказга тектерү турында сүз алып бармакчы идем, "бездә төрле зурлыктагы аяк киемнәре, килеп, киеп карарга кирәк" тәкъдыйменнән ерак китмәделәр. Килдем. Киеп карамакчы идем дә, сыйганы булмады. Кремль биләмәсендә "Сәхтиян"нән башка да күннән чүәк, читек тегүчеләр бар икән. Боларның чүәкләренең эченә дә күн куелган. "Сәхтиян" чүәкләрнең эчен чүпрәктән куя, бераз кисәң, алары туза, аяк киемен салып куярга ояласың.
Кайда гына карасам да, аяк киемнәре бер калыпка салынып тегелгән. Киң, зур аяклыларга чабата гына үреп киясеме? Киңрәк табанлы аяк булса, матур чүәк табам димә. Аяк киемнәре дә партия-партия тегелә күрәсең. Күп чүәк арасыннан сайлап алу күңеллерәк булыр иде дә ни, әмма сатылып бетмичә яңаны чыгармыйлар, дигән фикер калды. Милли кием турында барлык сорауларга җавап бер "Заказ белән генә тегәбез". Ә Казанга бер-ике атнага, ике-өч көнгә килүче кеше заказ биреп торсынмы? Бик теләге булса да, өлгерми ич ул. Ә моның кебек кыйбатлы бүләкне Татарстан кешесе алмый да, алса шул турист, йә минем ише Казанны сагынып кайтканы гына алам дип эзли, нәүмиз була.
Татар, башкорт милли сувениры, кием-салымы, кәсебе артында Айсылу Юнысовадан кала бер генә татар яки башкортны да очратмадым. Безнең милләтләрнең гореф-гадәтен, мәдәниятен тарату эшен бары тик рус милләтле кешеләр генә башкара кебек тоелды.
Иң популяр тауар – суыткычлар өчен магнитларны да караштырдым, безнең Лос-Анҗелестагы өйләнмәгән татар егетләренә татар кызлары алып килим дип сайлый башласам, барсы да "урыс телле кызлар" булып чыкты: һәммәсендә Казань дип язылган. Ник берсе татарча "дәшсен". Ни йөзең белән мондый кызны Иреккә (Америкада туып-үскән татар егете) бүләк итәрсең? Ул бит урысча белми.
Чәкчәкләп чәйләр эчтек. Чәен дә Уфада бүләк иттеләр. Анысын Уфада ясауларына шигем юк иде, Рязаньдә ясауларын укып, бер шаккатсам, "Старинные города Руси. Уфа" дигәнне укып, икенчегә аптырадым. Русь заманындагы шәһәргә әйләндергәннәр Уфамны. Русьның биләмәләре кайдалыгын кабат искә төшерик микән?
Төрки дөнъя өчен кадерле, матур бер чарага тап булдым Казанда: "Türkvizyon 2014"не манзара кылдык. Шушы чарада Казанның төрки дөньяның мәдәни башкаласы буларак танылганын белдем. Бик таныш яңгырады бу исем. Суыткычка баккач искә дә төште: 2013 ел Лос-Анжелеста төрек мәдәнияте һәм ризыклары фестивалендә үз шәһәрләренең төрки дөньяның мәдәни башкаласы булуы турында Искешәһәр вәкилләре магнит таратканнар иде. Кайда Казанның шушы хактагы истәлекле магнитлары? Аны төрки халыклар җыелган чакта түгел, икенче елга таратмакчылармыни? Тимерне суытып кына кагу – безнең төп эш инде.
Менә шундый хәлләр әлегә. Бүләк-күчтиләрне тотып-тотып карыйм, алып кайткан хәтирәләрне күз уңыннан уздырам, фотоларга багам. Сәяхәт уңышлы булды кебек.