Шыгырдан мөселманнарының зур җыены

Чуашстанда узган ике көнлек чаралар Республика Җәмигъ мәчетендә  җомга намазы белән башланды

Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чуашстан мөфтие Албир хәзрәт Крганов  җомга вәгазе сөйли

Җомга намазыннан күренеш

Җомгадан  соң, Шыгырдан мәдәния йортында “Шыгырдан диалогы” дип аталган IV авыл икътисады форумы башланды

“Шыгырдан диалогы” Чуашстан Диния нәзарәте проектларының берсе булып тора. Мөфти  Албир хәзрәт Крганов чыгыш ясый

Авыл икътисады форумында  Дөнья татарлары конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров та чыгыш ясады

Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров Чуашстан Диния нәзарәтен 20 еллык белән котлап мөфти Әлбир Кргановка бүләкләр тапшыра

Иран ислам республикасының Казандагы консулы Расүл Шаян чыгыш ясый һәм Иран белән хезмәттәшлеккә чакыра

Кытайның Колҗа шәһәреннән килгән “Әл-Нур” сәүдә ширкәте җиткәчесе Сулат Булат

Иран Ислам Республикасының Казандагы консулы Расүл Шаян “Шыгырдан диалогы” спикерларының берсе булды

Рәсми чыгышлардан соң форум “Сорау-җавап” мәйданчыгы форматында эшләде. Яшь эшмәкәр бүген ирекле акчаны кайсы өлкәгә бәйләргә кирәклеге хакында сораша

Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров форум эшеннән бик кәнәгать булын белдерде

Шул ук көнне кичке якта Шыгырдан Мәдәният йортында Нәзарәтнең 20 еллыгына багышланган тамаша булды

Чарада Чуашстан татар мохтарияте, “Мишәр” ансамбле чыгыш ясады

Татарстан һәм Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чуашстан татарлары лидеры Фәрит Гыйбатдинов үзе дә сәхнәдә биеп алды

Сәхнәдә Шыгырдан балалары

Танылган татар галиме Дамир Исхаковка мөфтият һәм мохтарият исеменнән татар бүреге бүләк ителде

Сәясәт фәннәре докторы, Русия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин “Шыгырдан укулары” фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясый

Кеше хокуклары Мәскәү бюросы директоры Александр Брод

Күренекле галим Дамир Исхаков чыгыш ясый

Ел саен “Шыгырдан укулары” фәнни-гамәли җыены барышында Чуашстан мөфтияте һәм татарлары автономиясенең уртак Фәтхи Борнаш исемендәге премиясе тапшырла. Быел ул дүрт кешегә бирелде. “Ел спортчысы” исеменә Кызыл Камыш авылы егете Ильяс Якупов лаек булды

Мөфти Албир хәзрәт Крганов фәнни укуларга йомгак ясый

Фәнни җыен темасы мәҗлестә дә дәвам итте

Җыен тәмамланганнан соң Казан кунаклары Җәмигъ мәчеттә намаз укыды

Албир Крганов Җәмиг мәчете белән таныштыра