QS рейтингы: КФУ алтынчы унлыкка кергән

Казан федераль университеты

Quacquarelli Symonds агентлыгы Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия илләренең иң яхшы уку йортларын билгеләде. Казан федераль университеты бу исемлектә алтынчы унлыкка кергән.

Quacquarelli Symonds (QS) агентлыгы ел саен дөньяның иң яхшы университетлары исемлеген төзи. Исемлек башында гадәттә американ йә британ уку йортлары тора. Русия уку йортлары беренче йөзлекә дә керми. Русиянең иң яхшы саналган Мәскәү дәүләт университеты быелгы исемлектә 114нче урында, Казан федераль университеты 551-600нче урыннарда гына.

Русия рәсмиләре, QS ише исемлекләр Көнбатыш университетларының үзенчәлекләрен искә алып төзелә, шуңа күрә безнең уку йортлары анда түбәндә тора, дип моңарчы бу рейтингларга әһәмият бирмәскә тырышты.

Ул арада Quacquarelli Symonds агентлыгы быел беренче тапкыр Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия илләре өчен аерым исемлек төзеде. Анда 30 илдән – Албания, Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Беларус, Босния, Болгарстан, Хорватия, Чехия, Эстония, Маҗарстан, Грузия, Казакъстан, Косово, Кыргызстан, Латвия, Литва, Македония, Молдова, Черногория, Польша, Романия, Русия, Сербия, Словакия, Словения, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Турция, Үзбәкстан, Украинадан – барлыгы 368 университет тикшерелгән. Шулар арасыннан Мәскәү дәүләт университеты беренче урынны алган, КФУ – 51-60нчы урыннарда. Исемлектәге кайбер университетлар:

1 Мәскәү дәүләт университеты
2= Карл университеты (Прага)
2= Новосибирски дәүләт университеты
4 Варшау университеты
5= Тарту университеты
5= Чех техника университеты (Прага)
7 Петербур дәүләт университеты
11 Boğaziçi университеты (Истанбул)
12 Билкәнт университеты (Әнкара)
13 Истанбул университеты
51-60 Казан федераль университеты

Күптән түгел Казан федераль университеты 210 еллыгын билгеләде. Татнефть Аренада узган купшы тантанада чыгыш ясап Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов КФУ алдында дөньяның беренче йөзлегенә керү максатын куйды. КФУ ректор Илшат Гафуров мотоциклга утырып чыгып үзен кәттә җитәкче итеп күрсәтте.

КФУның яңа җитәкчелеге рейтинг үстерү мәсьәләсенәгә соңгы вакытта зур әһәмият бирә. Яңа ректор университетны белем бирү урыны гына түгел, ә "эшкуарлык элементлары булган фәнни-тикшеренү-укыту үзәге" итеп үзгәртүне максат итеп куйды. Кайбер күзәтүчеләр исә ректор итеп Гафуров билгеләнгәннән соң, заманында иреклелек, иҗат рухы хөкем сөргән университетта авторитар идарә урнашты дип белдерә.

КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты доценты Искәндәр Ясәвиев Азатлыкка әйтүенчә, "хәзер университетта фән, белем бирү дигән әйбер арткы планга күчеп бара, рейтинг күтәрелсен дип хезмәткәрләрдән мәкаләләр генә таләп итәләр".

Чит ил журналларында басылган мәкаләләрнең телгә алыну индексын (citation index) күпчелек рейтинглар исәпкә ала. Ләкин ул бердән-бер критерий түгел. Әйтик, QS агентлыгы Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия илләре университетларына бәя биргәндә түбәндәге критерийларга нигезләнгән:

  • фәнни абруй (30%),
  • эш бирүчеләр арасында абруй (20%),
  • укытучылар/студентлар чагыштырмасы (15%),
  • укытучылар/ мәкаләләр чагыштырмасы (10%)
  • мәкаләләрнең телгә алыну индексы (5%),
  • фәнни дәрәҗәле укытучылар саны (5%)
  • чит ил укытучылары күләме (2.5%)
  • чит ил студентлары саны (2.5%)


ИНФОГРАФИКА: QS рейтингы: Дөньяның 500 иң яхшы университеты