Казанда зур Чыршы бәйрәме тулысынча урыслашып бара

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда зур Чыршы бәйрәме урысча үтте

21 декабрь Казанда Татнефть Арена боз сараенда ел саен үтә торган республикакүләм зур Чыршы бәйрәме узды. Чыршы бәйрәменә балаларны котларга килгән Кыш бабай белән Кар кызыннан тыш Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.

Татнефть Арена боз сараенда узган Чыршы бәйрәмендә милли биюләр, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның аз-маз татарча сүз кыстырып җибәрүен, кыска вакытлы татарча Яңа ел җырларын исәпкә алмасаң, Русиянең кайсы төбәгендә булуыңны аңламаска да мөмкинсең.

Сәхнәдән сәгатьләр буе җиде меңләп республика укучылары өчен русча Яңа ел җырлары, русча Кыш бабайны "Дед Мороз" дип күп тапкыр чакырулар, Татарстан балалары өчен махсус чакырылган рус телле IOWA төркеме – гомумән урыс телле Чыршы бәйрәме булды. Анда булган 7-11 сыйныф укучылары алга таба кайсы телнең өстен күрәчәкләрен фаразламыйча да әйтергә буладыр.

Ә бит республика президенты катнашында узган бәйрәмгә Татарстан мәктәпләрендә укучы иң алдынгы малайлар-кызлар, фестиваль һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр җыелган иде.

Рөстәм Миңнеханов, котлау чыгышыннан соң, “Кайнар йөрәк” проекты җиңүчеләрен бүләкләде. Нурлат шәһәреннән 16 яшьлек Рамил Гатин 2012 елда, җәйге каникул вакытында, елгада батып баручы кечкенә баланы коткара. Рамил, ике уйлап тормыйча, киемен дә салмый суга сикерә, баланы ярга алып чыгып, аңа беренче ярдәм күрсәткән.

Казанда зур Чыршы бәйрәме урысча үтте