Русия акчасының очсызлануына күп тә үтмәде, егермегә якын ресторан һәм кафе хуҗасы Михаил Клопоух Казан шәһәр думасы утырышында, якын киләчәктә Казандагы рестораннарның 30% ябылачак дигән белдерү ясады. Казанда барлыгы 1700ләп ашау-эчү урыннары бар дип санала. Аңа кадәр “Бизнес-онлайн” интернет-газеты Казандагы 150ләп кафе һәм рестораннарның эшләрен туктатып, сатуга чыгарылу турында хәбәр итте. Элек тә кеше аз йөри, рестораннарның табыш алу түгел, зыянга эшләү очраклары турында язалар иде. Шул ук газетта, белгечләр болар әле күзгә күренгән фактлар, шактый авыр заманнар килүен фаразлады.
Әмма шул ук вакытта йөзләрчә ашханә һәм рестораннар эшләрен дәвам итә һәм кризиска бирешмәскә тырыша.
“Татар утары” бирешмәскә тырыша
Казанның Мәрҗәни урамында, Кабан күле ярында урнашкан “Татар утары” комплексы шундыйларның берсе. Ул уртача бәяле рестораннарның берсе дип санала, Казанда бик популяр урын. Кризис башланган бу көннәрдә комплекста кунакханә ачылган, алда кеше рестораннарга бик йөрми торган гыйнвар һәм февраль айлары. Биредә яңа ел алдыннан булган кәефләрне белешер өчен Азатлык хәбәрчесе “Татар утарына” барды.
Сораштыра торгач, яңа елны монда күтәренке рухта каршы алулары ачыкланды. Ресторанда 31 декабрь кичәсен уздырырга теләүчеләр бөтен урыннарны алып бетергән (70тән артык урын). Хәзер балкондагы өстәлләрдә генә урын аеру мөмкин. Ул көнне кунакларны Кыш Бабай һәм Кар кызы котлый, чын пичтә пешергән итләр, кыстыбыйлар белән сыйлыйлар, татарча куңел ачу прогамы каралган. Болар барысы да 31 декабрь кич утыру хисабына керә икән. Гыйнвар ае кышкы ялларына Иске Татар бистәсендә Чыршы бәйрәме үткәреләчәк, анда да кеше киләчәк дип өметләнә алар.
Корпоративлар быел азрак
Яңа ел алдыннан көн аралаш диярлек "Татар утары"ның "Ызба" исемле залында да, төсле пыяла белән бизәлгән “Кышкы бакча”сында да, бик күп кеше сыйдырышлы “Алтын күл” ресторанында да эре һәм вак оешмаларның яңа ел кичәләре үтә. Алай да, элекке еллар өчен күрелмәгән хәл, берничә буш көн калган. Бу хакта ресторанның социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә ара-тирә игъланнар чыгып тора. Чөнки кайбер оешмалар алдан сөйләшеп куелган бәйрәмнәреннән баш тартканнар. Бөтен Казанда шул ук хәл, хәзер корпоратив өчен урын табу авыр түгел, элекке елларда декабрь башыннан ук сөйләшеп куялар иде.
“Татар утары”нда андый корпоратив кичәләрнең үткән ел белән чагыштырганда азрак үткәрелүен танысалар да, барыбер кул кушырып утырырга вакыт юк, кеше йөреп тора, диләр.
Баш җитәкче Венера Шаһиәхмәтова да, аш бүлмәсендәге пешечкеләр дә, чын пичтә пешергән тәм-томнарны авыз итүче ресторан кунаклары да, киләсе елда халык рестораннарда йөрүдән туктамас дип ышана. “Татар утары” җитәкчесе ничек кенә булмасын, якын арада бәяне күтәрмәскә вәгъдә итә. Чөнки ул вакытта даими килүчеләрне югалту куркынычы бар.
Уртача бәяле рестораннардан тыш биредә “Алан аш” исемле татарча фаст-фуд кафесы эшләп килә, анда көндезге ашка кеше агыла, Иске Татар бистәсенә килгән турист төркемнәре дә ашап чыга. Шулай итеп, һич булмаса, бу милли ашханә комплексны яшәтә ала.
Туристларга йөз тоту кирәкле шәйдер
Ресторан җитәкчелеге казаннардан тыш, татар мәдәнияте һәм татар ашлары белән танышырга теләгән чит ил һәм Русия төбәкләренә туристларына, читтән килүче татарларга йөз тотуын яшерми. Яңа гына ачылган кунакханәләрендә гыйнварда күп кенә урыннар алынган диләр.
Бу шартларда кунакларны җәлеп итәр өчен аеруча тырышырга туры килә. Рестораннарда бүләкләр дә уйнаталар, балалар өчен бушлай өчпочмак ясау дәресләрен дә үткәрләр, ишек алдында Сабан туен да оештыралар, ханнар киемнәрен дә кидертеп карыйлар, балчыктан чүлмәк ясау хәзмәте дә бар. Кунакларны кызыктыра алган, кеше китертә алганнар исән кала, калганнары – икеле, дип әйтә андагы җитәкчеләр.
Эмбарго татар ашларына зыян итми
“Татар утары” күбрәк татар ашларына басым ясаганга, Русиянең чит илдән кайбер азык-төлекне китертү эмбаргосыннан бик каты зыян күрмәгән. Пешекчеләр итләрне авылдагы җитештерүчеләрдән алабыз, казлар, үрдәкләрне безгә сату өчен дә фермерлар чират тора диләр. Ә пармезан, диңгез балыкларына бер ара ихтыяҗ каты булса да, соңыннан бөтен әйбер килә башлады, тик кыйммәтрәк бәягә, диде баш пешерүчеләрнең берсе. Матбугатка карасак, Казан һәм Мәскәүдә рестораннарга якын даирәдә паникага якын кәефләр хөкем сөргән иде.
Татар утары әле бер елдан артык кына эшләсә дә, казаннар һәм башкала кунаклары арасында популярык казанды. Мәрҗәни мәчете якын булганга анда бик күп никах мәҗлесләре, туйлар үтә. Биредә таш пичләргә утын ягып пешерелгән татар ашларына басым ясыйлар һәм легендар пешечке Юныс Әхмәтҗәнов традицияләрен дәвам итәргә тырышалар. Комплекс XIX гасырның икенче яртысында салынган Хәмит Сабитов исемле татар сәүдәге утарында урнашкан.
20012 елга кадәр монда тузган торак була, озак вакыт инвесторлар хисабына алып барылган күләмле һәм миллоннарга төшкән төзекләндерү эшләренннән соң, 2013 елда “Татар утары” эшен башлап җибәрә.