Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Эшкә алыгыз әле дип ялварып килүчеләр нык артты"


Равилә Шәйдуллина
Равилә Шәйдуллина

Бәяләр күтәрелгәч Казандагы кафе һәм рестораннар ябыла башлаган. Эшмәкәр Равилә Шәйдуллина фикеренчә урта һәм кече бизнес бетүгә таба бара.

Ресторан һәм кафелар хуҗасы, эшмәкәр Равилә Шәйдуллина фикеренчә, доллар белән бергә бәяләр дә күтәрелгәч, урта һәм кече бизнес вәкилләре кыенлыклар кичерә. Ул бер кафесын ябып, аны арендага бирергә җыена. Казанда берсе артыннан берсе кафеларның ябыла башлавын әйтә.

Бер яктан, бәяләр күтәрелеп, халыкның көн-күреше авырлаша, шуңа күрә ресторан-кафеларга йөрүчеләр кимесә, икенче яктан, Русиядәге яңа кануннар бизнеска аяк чала, дип белдерә эшмәкәр. Равилә ханым Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Сезнең бизнес турыдан-туры азык-төлек белән бәйләнгән. Русия халкы бәяләр арта дип сөйли. Шушы катлаулы вазгыятьтә эшләрегез ничегрәк?

– Минем аягында нык басып торган әйбәт бизнес иде. Доллар арта һәм азык-төлек тауарларына 20%ка бәя күтәрелде инде, көн дә нәрсәгә дә булса артып килә, хәзер күчемсез милеккә салымнар да арта һәм шуңа күрә, мин Дәрвишләр бистәсендәге кафены ябып, арендага бирергә җыенам. Минем анда 50 кеше эшли. Әгәр хөкүмәттән безне аңлау, безнең хәлгә керү булмый икән, минемчә, кече һәм урта эшмәкәрлек бетүгә бара. Хәлләр чыннан да бик авыр.

– Сез азык-төлеккә бәяләр 20%ка артты дип әйтәсез. Бу сез сатып ала торган тауарлар дип аңладык. Бу артулар сез пешергән ризыкларда чагылыш табамы?

– Әгәр безнең ризыкларда, безнең бәяләрдә бу 20% чагылыш тапмый икән, мин салымнар да, кешеләргә хезмәт хаклары да түли алмаячакмын. Дәрвишләр бистәсендәге "Каенлык" кафесын анда эшләүчеләрне урамга чыгарып ата алмаганга гына япмыйча торам. Аларның күбесе минем белән егермешәр ел эшләгән кешеләр. Әле яңа гына улым Булат шалтыратты. Ул "Каенлык" турында җыелып сөйләшергә кирәк дип әйтә. Мөгаен, бу кафены без арендага бирербез. Бары тик шул юл гына коткарып калыр дип уйлыйбыз.

– Русиядә икътисади хәл кыен булгач, бу кафены арендага алучы булыр микән соң?

– Бер ширкәт аны әллә кайчан арендага сорап йөри. Эшчеләремнең эшсез калуы бик борчый. Хәзер һәммәсенең дә кредиты бар. Мин ничекләр итеп аларны урамга куып чыгарыйм. Яңа елга кадәр түзеп карыйм, әгәр хәлләр яхшы якка үзгәрмәсә арендага бирмәкче булам.

Мин күп еллар буена аягында нык басып торган эшмәкәр. Әле яңа гына аякланып килә башлаган сабый бала кебек булган эшмәкәрләргә бүгенге хәлләр бигрәк тә авыр. Күпләр бит үзләренең бизнесларын ниндидер биналарны арендага алып эшли. Аларга аренда да түләү кирәк бит. Бүгенге хәлләрне аңлау бик кыен. Әгәр болай булса, кече эшмәкәрлек аягында басып кала алмас дип уйлыйм мин.

– Димәк, шәһәр читендә булсын, үзәктә булсын, хәлләр болай барса, күп кенә кафелар ябылырга мөмкин?

– Алар ябылырга мөмкин түгел, алар ябыла инде. Украина белән булган хәлләр килеп чыкканчы, мин яңа ресторанга пешекче таба алмый азапландым. Хәзер менә көн дә "эшкә алыгыз инде, эшкә алыгыз инде, 15 мең сумга булса да киләбез" дип кеше килә. Алар шушы арада гына ябылган кафеларның хезмәткәрләре бит. Элегрәк 25 мең сум хезмәт хакы түлибез диеп тә пешекче таба алмаган идек. Мин бит хезмәт хакын конверт белән түләмим. Социаль түләүләрне дә кертеп рәсми эшкә алам.

Халык бурычка батты, бөтенесе диярлек ипотека түли

Хәзер бөтен халык бурычка батты. Мисал өчен, миндә эшли торган эшчеләрне генә алсак та, аларның бөтенесе диярлек ипотекага кайсы бүлмә, кайсы фатир алды. Алар эштән китә икән, бу ипотеканы түли алмаячак һәм банклар фатирларны үзләренә алачак. Миңа калса, бу кыен вазгыятьтә банклар гына баеп калачак. Хәзер кешеләрнең йөзләреннән елмаю качты. Бөтенесе мине эштән кумасалар гына ярар иде дип котлары очып тора. Аннан соң үз-үзләренә кул салу китергә мөмкин. Менә нинди хикмәт? Бу хәлләр бер-берсенә бәйләнгән. Һәр кешенең баласы бар, аларны ашатырга, эчертергә, мәктәпкә җыярга кирәк. Мин үзем дә бу хәлләргә нык аптыраган.

– Сезнең үзәктә дә Пицца кафесы, "Кукан" кафесы, "Ностальгия", "Дворянское гнездо" рестораннары бар. Хәлләр болай торса аларга кеше йөрер дип уйлыйсызмы?

– Хәзер үк кими. Бер яктан, хәзер чат саен, адым саен җәмәгать туклануы урыны. Йөрүчеләр ул элегрәк тә кимеде. Казан үзәгендә хәзер машина куярга урын юк, шуңа кафе-рестораннарга йөрүчеләр кими. Икенчедән, бәяләр артты һәм кешедә акча юк.

Узган ел бу вакытка инде төрле оешмалар Яңа ел бәйрәменә ресторан-кафеларда урыннарны алып бетерә иде. Быел алар 50%ка кимеде. Элек ноябрь уртасына минем бөтен кафе-рестораннарга көннәр алынып бетә иде инде. Бу кимүләр әле алга таба да барачак.

Хәзер яңа аякка баскан эшмәкәрләр күңел төшенкелегендә

Арендага алган кафелар барсы да ябылып бетәчәк. Җәмәгать туклануы урынын ябу янгынга тиң ул. Анда күпме җиһаз бар, савыт-саба, кирәк-ярак һәм башкалар. Аларны бит беркая да куя алмаячаксың бит син. Яңа гына бизнесларын булдырган эшмәкәрләр хәзер күңел төшенкелегендә.

Мине Русиядәге кануннар да бик борчый. Бер канун чыккач ул биш-алты ел эшләсен иде. Яңа канун чыга, кеше аңа ияләнә генә башлый, аннары тагын канун үзгәрә. Яңа гына бизнеска килеп кергән эшмәкәрләрне иң югында бер өч елга бу салымнардан азат итсеннәр иде ичмасам. Алар болай да яңа гына эш башлый бит. Арендасына һәм башкаларына түләү кирәк.

– Кануннарның шулай тиз үзгәрүе, хөкүмәтнең кече һәм урта бизнес хәлләрен аңлый алмавының төбендә нәрсә ята соң?

– Мин аны һич кенә дә аңлый алмыйм. Минемчә, бу канунны әзерләүчеләр һәм кабул итүчеләр алар теге йә бу өлкәдә белгеч булырга тиеш. Канунны кабул иткәнче бу документ турында эшмәкәрләрне җыеп сөйләшергә кирәк дип уйлыйм. Тузга язмаган кануннар, бөтенләй кирәкмәгән кәгазь боткасы бик күп чыга хәзер.

– Сез әңгәмә вакытында Украинаны телгә алдыгыз. Украинада вазгыять катлауланды. Көнбатыш бу сугышта Русия катнаша дип белдерә, Ә Мәскәү кире кага һәм ике яклы чикләүләр кертелгәч, доллар да үсә башлады. Сез менә доллар ни сәбәпле үсә дип уйлыйсыз?

– Долларны башта үстермичә мәҗбүри тоттылар һәм менә хәзер ычкындырдылар. Хәзер рубль шулкадәр түбән тәгәрәде. Мин сәбәп шуннан гына дип беләм. Хәзер кесәңдә бер мең сум акча булса кибеттән әллә ни алып кайта алмыйсың. Кемнеңдер пенсиясе алты мең генә хәзер.

Мин сәясәттән бик ерак. Анда кем сугыша, кем сугышмый – моңа катнашмыйм. Максатым – шушы авыр вазгыятьтә миндә эшләгән кешеләрне ничек тә саклап калу. Хәзер керем турында уйлап та булмый, бөтен кеше нольгә эшли. Хәзер хәлләр бик авыр.

XS
SM
MD
LG