Парижда меңнәрчә кеше һөҗүм корбаннарына теләктәшлек белдерде

Your browser doesn’t support HTML5

7 гыйнвар кичендә Парижда 35 меңләп кеше шәһәр үзәгенә чыгып һөҗүм корбаннарына теләктәшлек белдерде. Кайберләре кулында сүз иреклеген яклаган шигарләр тоткан иде. Көндез билгесез кешеләрнең Charlie Hebdo исемле сатира журналы офисына һөҗүме нәтиҗәсендә кимендә унике кеше һәлак булды. Мөхәммәд пәйгамбәрне мыскыл иткән рәсемнәр бастырган бу басманың элегрәк тә һөҗүмгә дучар булганы бар иде.