Украинада автобус утка тотылып ун юлчы һәлак булган
Your browser doesn’t support HTML5
Украинаның көнчыгышында юлчы автобус утка тотылу нәтиҗәсендә ун кеше һәлак булган, тагын унөче җәрәхәтләр алган. Вакыйга 13 гыйнвар кичендә Донецки өлкәсе Волноваха авылы янындагы тикшерү капкасы янында булган. Украин рәсмиләре моның өчен Мәскәү тарафлы сепаратистларны гаепләде.