Гуантанамо тоткыннары Эстония һәм Оманга җибәрелде

13 ел Гуантанамода утырганнан соң 2014 елның ноябрь аенда тоткыннарының берсе үз өенә Күвәйткә кайтып гаиләсе белән кавышты

Гуантанамода дистә елдан артык утырган чыгышлары белән Йәмәннән булган биш тоткынның берсе Эстониягә, дүртесе Оманга җибәрелде. Бишесе дә Әл-Каидә ягында сугышта катнашуда шикләнелеп Пакстанда кулга алынган иде. АКШ хакимиятләре аларны төрмәдә тотуның кирәге бетте дип саный. Йәмәндә вазгыять тотрыксыз булуы сәбәпле аларны үз илләренә кайтармаска булганнар.

Бүгенге көндә АКШның Кубадагы Гуантанамо хәрби үзәгендә 122 тоткын кала, алар арасында Татарстаннан Равил Минһаҗев та бар. Аның әнисе Азатлыкка улының Русиягә кайтарылуын теләмәгәнен әйткән иде.

2014 елның декабрендә биш тоткын Казакъстанга җибәрелгән. Хакимиятләр аларның хәзер качак статусын алу өчен мөрәҗәгать иткәннәрен белдерә.

АКШ президенты Барак Обама Гуантанамо төрмәсен ябуны үз максатларының берсе итеп билгеләгән иде.