Франциягә ачулы кешеләр Мәскәү мәчетендә татарны кыйнаган

Мәскәү җәмигъ мәчете

Чәршәмбе көнне Мәскәүнең җәмигъ мәчетенә унлап яшь кеше кереп Франция илчелегенә барып Мөхәммәт пәйгамбәр карикатурасын чыгаруга каршылык күрсәтеп шигарләр кычкыруны таләп иткән. Аларга каршы килгән татар кешесен урамга чыккач кыйнап качканнар.

14 гыйнвар көнне төштән соң, икенде белән ахшам намазы арасында дистәләп кеше Мәскәү җәмигъ мәчетенә кереп Франция илчелегенә баруны таләп итеп мөрәҗәгатьләр кычкыра башлаган. Мөфтият бу ниндидер провокация тудырырга теләгән төркем дип саный. Бу хакта Русия мөселманнар шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов белән сөйләштек.

Рушан хәзрәт, бу кешеләрне элек күргәнегез бар идеме?

– Юк, аларны бу мәчеттә күргәнебез юк. Кыяфәтләре Кавказ һәм Урта Азиядән чыккан мөселманныкына охшаган иде. Үзләренең радикал фикерләре белән мәчеттәге халыкны адаштырып начар юлга чыгарырга тырыштылар.

– Алар нәрсә таләп итте?

– Charlie Hebdo журналының яңа санында Мөхәммәт пәйгамбәргә карикатура чыгу сәбәпле, алар Франция илчелеге каршына барып төрле шигарләр кычкырырга чакыра башлады. Бу безнең канунга каршы, чөнки митинглар яки башка шундый чараларны хакимият белән килешеп эшләргә кирәк.

Рушан хәзрәт Аббясов

Мәчеткә даими йөри торган 50-55 яшьләрдәге бер татар кешесе аларны туктатты. Аннары безнең сакчыларны чакырып аларны мәчеттән матур гына итеп чыгарып җибәрделәр.

Соңрак аларга каршы чыккан бу кешене әлеге төркемдәге кешеләр диния нәзарәтенә керү юлындагы бер урында тотып кыйнаган һәм качып киткәннәр. Бу кеше хәзер хастаханәдә ята. Алла аңа шифалыкларны бирсен.

– Алар ниндидер мөрәҗәгать ясарга теләгәнме?

– Аларга сүз бирмәгәннәр, чөнки без вәгазь, дәресләр, Алла юлына чакыру өчен генә сүз бирелә дип әйтеп киләбез. Бу сәяси мәсьәләләрне күтәрергә аларга рөхсәт ителми.

Бүгенге көндә без бөтен мәгълүматларны полициягә тапшырдык. Бу ниндидер провокация төркеме һәм алар килеп безнең арада фетнә чыгарырга тырышты дип уйлыйм. Безнең мәчеткә йөрүчеләр бу нәрсәгә каршы килә, чөнки Парижда булган хәлләрдән соң, төрле провокацион яшьләрне күтәрергә тырышалар. Әлбәттә, мөселманнар безнең вәгазьләрне, мөрәҗәгатьләрне тыңлап бу провокацияләргә бирешми.

* * * *

Билгеле булганча, дүшәмбегә каршы төндә Мәскәүнең Тәүбә тавы мәчете бинасына төрле мәсхәрәле сүзләр язылган иде. Мөселманнар моны Франциядәге хәлләр белән бәйләп аңлатты.