Кырымның Сак районы мәҗлесе рәисе, корылтай делегаты Эскендер Билялов узган елның яз айларында ук Русия президенты Владимир Путин белән очрашуны хуплаучы кырымтатар вәкилләренең берсе иде. Кырымда су кытлыгы башлангач үзенең дә фермер буларак хәлләре авырлашуы турында Азатлыкка әңгәмә биргәндә ул әле яңа хакимиятләрнең проблемаларны чишү сәләтенә ышанмый иде.
Сентябрь аенда Билялов сайлаулар вакытында Мәҗлесне тавыш бирүгә бойкот игълан иткәне өчен гаепләде. Яңа ел алдыннан төзелгән "Кырым" иҗтимагый хәрәкәтенең рәисе урынбасары булды, күптән түгел президент каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасына әгъзасе итеп билгеләнде. Кырым халкы инде де-факто һәм де-юро Русиядә яши, шуңа күрә Русия кануннарын үтәргә кирәк диде ул Азатлык радиосына.
– Президент Путин каршындагы шурага әгъза итеп билгеләндегез. Югалган кырымтатарлар турында нинди дә булса яңа мәгълүмат бармы?
– Әлегә яңа мәгълүмат юк.
– Кырым районнарында кырымтатарлар яңа вазифаларга билгеләнә, нинди вазифалар ул?
– Барлык районнарда диярлек хакимият башлыгы урынбасарлары итеп кырымтатарлар куелган. Бары тик Ички (Советский), Сеитләр (Нижнегородский), Киров районнары һәм Ялта шәһәрендә билгеләнмәгән, әмма анда да эш бара. Прокурор урынбасары һәм Кырым полициясе урынбасарлары да кырымтатарлар булыр уйлыйбыз. Күптән түгел Русия президентының Кырым федераль бүлгәсендә булган киңәшмәсендә министрлар шурасы, район һәм шәһәр хакимиятләре вәкилләре очрашып милләтара мөнәсәбәтләр комитетларының эшен киметмәскә дигән карар кабул итте. Киресенчә, кайбер районнарда, мисал өчен Акъмәчеттә бу бүлектә эшләүчеләр санын арттыру каралган.
– Кырымтатарлар бу вазифаларга ничек билгеләнә?
– Төбәкләрдән язып җибәргән тәкъдимнәр килә. Аннары намзәтләрне сайлап алабыз. Соңгы карарны республика җитәкчесе һәм хакимият органнары кабул итә. 40 яшькә кадәрге яшьләргә өстенлек бирелә.
– Сез Кырым Дәүләт шурасы вице-спикеры Ремзи Ильясовны Мәҗлес рәисе урынбасары урынына тәкъдим иткән идегез.
– Мин Корылтайда тавыш бирүгә карап шундый тәкъдим белән чыктым. Чубаров Ильясовка караганда 12 генә артык тавыш җыйды, шуңа күрә Чубаров югында Мәҗлес белән Ильясов җитәкчелек итә ала дип саныйм. Минемчә Мәҗлес һәм Корылтай Русиянең хокукый кырында эшләргә һәм кырымтатарларга кагылган кануннар кабул ителгәндә үз сүзен әйтергә тиеш.
– Бу хакта Чубаров, Мостафа Җәмилев белән сөйләшү булдымы?
– Юк.
– Акмәчеттә кырымтатар хокукларын яклау комитетының конференциясенә бер төркем кеше бәреп кереп аны өзәргә маташты. Алай да конференция узды, анда кырымтатар халкы хокукларын яклауны сорап БМОга мөрәҗәгать әзерләнде. Шундый ук мөрәҗәгатьләр Украина һәм Төркиягә җибәреләчәк.
– Иске җыр бит инде бу, ниндидер дәүләтләрдән ярдәм көтеп яту. Әйтегезче, Украина 23 ел эчендә кырымтатарлар өчен берәр канун кабул иттеме? Президентлар берәр канунны имзаладымы? Юк.
– 17 апрель президент вазифаларын башкаручы Турчинов "милләтенә карап депортациягә дучар булганнарның хокукларын торгызу" дигән канунны имзалады. Ул турыдан-туры кырымтатарларга кагыла.
– Порошенкодан аермалы буларак Путин канунны көтмичә кырымтатарларны реабилитация канунын кабул итте. Русия нәрсәдер эшләргә тели икән безнең өчен, аннан баш тартырга тиешме без? Без де-факто Русиядә яшибез дип саныйм.
– Әмма күпләр моның белән килешми.
– Кемнәр килешми? Җәмилев? Чубаров? Бариев? Чынбарлыкны беләсегез килсә районнарга чыгып халык белән сөйләшегез. Мин Сак районы мәҗлесе рәисе һәм Корылтай делегаты буларак кешеләр белән күп аралашам, аларның бу мәсьәләдә кәефен беләм. Мисал өчен, кырымтатарларның 96% Русия паспортын алды инде.
– Кырымтатар теле статусы нинди булыр? Рус, украин һәм кырымтатар телләре дәүләт телләре дип игълан ителүгә карамастан, татар телен кырымтатар балалары бары тик ата-аналары гариза язып сораса гына өйрәнә. Димәк кырымтатар теле дәүләт теле түгел чынбарлыкта?
– Канунга үзгәрешләр кертү өчен җитди эш бара хәзер. Аны вице-премьер Руслан Бальбек җитәкли. Без кырымтатар телен 1-8 сыйныфларда барлык укучылар өйрәнергә тиеш дип саныйбыз.
– Җир мәсьәләсе ничек тора?
– Дәүләт Шурасы җир турында канунны кабул итте. Аңа өстәп тагын үзгәрешләр булачак.
– Әмма Ремзи Ильясовның җир мәсьәләсендә 18 тәкъдимнең берсе дә хупланмаган. Депутатларның бу мәсьәләгә мөнәсәбәтенең күрсәткече түгелме бу? Украинада булганда да шул ук хәл иде, хәзер дә.
– Җир кирәк булганнарның 100% җир алачак дип ышанам.
– Кырым хакимияте белән хезмәттәшлек итәсез, ышанасызмы Сез аларга?
– Кем нәрсә генә әйтмәсен, Кырымда кан түгелмәсен өчен мин үземнең кечкенә өлешемне керттем дип саныйм.