"Мәйдан" трансляцияне арттыруны сорый

"Мәйдан кәһвәсе" исемле иртәнге эфирда баш мөхаррир Асан Хәйретдинов (у) һәм журналист Эскендер Асанов

Бердәнбер кырымтатар FM радиосын бөтен Кырымда ишетергә теләүчеләр радио һәм хакимиятләргә хатлар юллый. Трансляцияне киңәйтү өчен мөмкинлек бар, әмма рәсми рөхсәт кирәк.

Февраль башында 10 еллыгын билгеләргә әзерләнгән Мәйдан радиосына соңгы айларда тапшыруларны үз районнарында да ишетергә теләүчеләр күпләп имза куйган хатлар юллый. Бүгенге көндә радио Акмәчет шәһәре һәм районында гына ишетелә.

Мәйдан АТR медиа-холдингына керә. FM ешлыгында һәм интернетта эш көннәрендә иртән ярты сәгать саен, көндез сәгать башында кырымтатар телендә соңгы хәбәрләр, иртән һәм көндез студия кунаклары белән актуаль темаларга әңгәмәләр тыңлап була. Һәр сәгать ахырында "Милли хәзинә" исемле фольклор музыкасы сәхифәсе яңгырый. Калганы музыка һәм ток-шоулар.

"Без кырымтатар телендә сөйләүче дөньядагы бердәнбер радио. Шуңа күрә халкыбызга милли, мәдәни һәм патриотик темаларны җиткерүче дә без", диде Азатлыкка радионың баш мөхаррире Асан Хәйретдинов.

Мәйданда балалар өчен ярты сәгатьлек "Лале" тапшыруы чыга

Мәйдан үз эшен башлаганда кырымтатар җырлары һәм музыкасына кытлык булганын, архивларның бик булмаганын искә алды ул. Бүгенге көндә фонотекада 60тан артык җырчы һәм иҗат төркемнәренең җырлары һәм инструменталь музыка бар. Радионың 10 еллык эшчәнлеге вакытында Кырымның үзендә һәм чит илләрдә кырымтатар башкаручылары үсеп чыкты. Асан Хәйретдинов үзе дә автор-башкаручы.

"Трансляцияне киңәйтүне сорап элек тә хатлар килә иде, әмма хәзер алар бик күпләп килә. Минемчә, соңгы сәяси хәлләр халкыбызга йогынты ясаган бу мәсьәләдә", ди баш мөхаррир.

Мәйдан һәм "экстремизм турында кисәтелгән" бердәнбер кырымтатар телевидение каналы ATR бер медиа-холдинга керә. Аннексиядән соң туган финанс авырлыклар сәбәпле каналның Киев, Мәскәү һәм Истанбулдагы хәбәрчеләр үзәкләре ябылган иде, әмма җитәкчелек мөмкинлек булгач та аларны яңадан ачарга вәгъдә итте. Шулай ук узган ел ук Казанда да ATR бүлеген ачу планнары бар иде.

Мәйдан радиосының трансляцияне арттыру өчен барлык шартлары һәм мөмкинлекләре бар, диде Асан Хәйретдинов. Моның өчен бары тик хакимиятләр рөхсәте кирәк.