Кырымда узган елның март аеннан башлап югалган кырымтатарлар хакында әлегәчә бернинди рәсми мәгълүмат юк. Кырым башлыгы Сергей Аксенов Азатлык радиосының бу хакта сорауна 29 декабрьдә җавап биргәндә "тиешле органнар эшли, алар эзли, һәммә мәгълүмат аларда" дигән иде.
Your browser doesn’t support HTML5
Югалган кырымтатар яшьләре арасында Ренат Шаймарданов, Сейран Зинединов, Ислям Джеппаров, Джевдет Ислямов, Эскендер Апселямов бар. Аларның берсе дә табылмады. Бары тик Решат Аметовның 16 мартта маете табылган иде.
27 сентябрьдә Карасубазарда (Белогорски) Джевдет Ислямовны (23 яшь) һәм аның ике туган энесе Ислям Джеппаровны (18 яшь) көндез униформада булган кешеләр урлаганнан соң контакт төркеме барлыкка китерелгәне хакында игълан ителде.
Бу төркемгә Ислям Джеппаровның әтисе Абдурешит Джеппаров та керә. Азатлык радиосы аның белән сөйлеште.
– Абдурешит әфәндә бу контакт группага тагын кем керә?
– Контакт группага алты кеше керә. Барысы да юридик белеме булган кырымтатарлар: Маммет Мамбетов, Эмиль Куртбединов, Эдем Смедляев, Сейран Зинединовның әнисе һәм башкалар. Мин дә бу группада. Без аны “Кырым республикасында кеше хаклары буенча контакт группа” дип исемләдек. Без Кырымда кая кемнең хаклары бозылганың, кая канунсыз төнтүләр узганын да мониторинг итәбез һәм әлбәттә югалганнарны эзләү эшене контрольдә тотарга тырышабыз.
– Югалганнар хакында ниндидер мәгълүмат бармы?
– Юк
– Кырым башлыгы Аксенов очрашамы сезнең группа белән, ул нәрсә сөйли?
– Ул өч тапкыр 14, 29 октябрьдә, 5 декабрьдә очрашты.
– Нәтиҗә?
– Бер кем әлә табылмады.
– Аксенов Кырым башлыгы. Кырымда булган бөтен нәрсә өчен ул җаваплы. Көндез кешеләр бер сәбәпсез югала икән, Решат Аметовны Акмәчәт майданыннан көч кулланып алып киткәннәре хакында видеолар булганда айлар буе беркем табылмаса, моны ничек аңларга мөмкин?
– Безнең Аксеновка басым ясарага мөмкинлегебез юк. Минем улым югалганнан соң, Карасубазарда кырымтатарлар без яшегән йорт янында җыела башлаган соң, мин аңа әгәр бу эшләргә җавап тапмасаң, безнең белән очрашмасаң вазгыять икенче якка борылыр дигән идем. Ул Карасубазар администрациясенә килде, мин һәм тагын берничә кеше очраштык. Хәтерлисездер, ул вакытта хәтта снайперлар утыра иде администрация түбәсендә. Моннан соң без контакт группа хакында килешкән идек.
– Югалганнарны хәзер кем эзли?
– Бу эшне Кырымдагы тикшерү комитеты дигән оешма алып бара. Балам югалган вакытта өйдә булган компьютерның систем блогын алып киттеләр, өйне дә карап чыктылар, ләкин безгә алар бернинди мәгълүмат бирмиләр. Билгесезлек.
– Сез үзегез эзләүны оештырып карамадыгызмы?
– Юк.
– Сезнең улыгызны кем урлаганын фараз итә алмыйсызмы?
– Улымны һәм аның ике туган абые Джевдет Ислямовны көндез, кара униформада, аркасында ниндидер язулары булган кешеләр ничек урлаганнары, тәрәзәләре кара тонировкада булган, зәңгәр Фольксваген машинасына көч кулланып керткеннәрен күршебез күргән. Ул да безгә хәбәр итте бу хакта. Көпә-көндез мондый эшне гади кеше эшли алмас иде.
– Сез бу урлаүны ислам факторы белән бәйләмисезме?
– Минем улымны алганда аңа 18 яшь иде. Нинди ислам факторы булсын анда. Әйе, ул намаз кыла иде, ләкин аны ниндидер башка нәрсәдә шикләргә сәбәп юк.
27 сентябрьдә Карасубазарда Джевдет Ислямовны (23 яшь), аның ике туган энесе Ислям Джеппаровны (18 яшь) көндез униформада булган кешеләр зәңгәр Фольксваген машинасына көч кулланып кертеп утыртып алып китәләр. Бу урлау сәбепле Джеппаровлар яшәгән Сары Су бистәсендә кырымтатарлар җыелып Карасубазарга килгән Аксеновка яшьләрне табарга дигән таләп куйган иде.