Әхтәм Чийгөз өендә тентү бара

Әхтәм Чийгөз өе

Пәнҗешәмбе көнне кулга алынган һәм "массакүләм тәртипсезлекләр оештыруда" гаепләнгән Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөзнең Бакчасарайдагы өенә ФСБ бүген тентү белән ки​лде. Иртәнге 7 тулганда башланган тикшерү вакытында Чийгөзнең хатыны Эльмира ханымга гына өйдә калырга рөхсәт ителгән. Чийгөзнең өе янында дистәләгән кырымтатары җыела дип хәбәр итә Qirim.Aqiqat сәхифәсе.

Бакчасарай хакимиятенең элекке башлыгы Илми Умеров Чийгөзнең кулга алынуын һәм тентүне "сәяси заказ" дип бәяләде.

29 гыйнвар көнне Чийгөз тикшерү комитетына сөйләшүгә барудан кире кайтмый. Соңыннан аның кулга алынуы турында Русия тикшерү комитеты вәкиле Сергей Маркиннан белдерү чыга. Кич аның 19 февральгә кадәр сак астында тотылачагы билгеле була.

Чийгөзне гаепләү 2014 елның 26 февралендә булган урам җыенында "халыкны тәртипсезлекләргә өндәү чакыруы" нигезендә корылган. Кырым югары радасы каршында Мәҗлес вәкилләре Кырым аннексиясенә каршы урам җыены уздырган иде. Февральдә Кырым әле Русиягә кермәгән иде.