"Сабантуй маҗаралары" мультфильмына акча җыю бара

Мультфильмнан күренеш

Казанда бер төркем иҗатчы татарда моңарчы булмаган мультсериал төшерергә җыена. Яңа мультфильм танылган Дисней сериаллары, “Ну, погоди” һәм “Маша и Медведь” мультфильмнарыннан да ким булмас, диләр. Барлыгы берәр минутлык 20 серия төшерергә уйланган.

Сериалның төп каһарманнары – Батыр егет һәм Сабантуй атлы кечкенә малай. Бу ике дус тылсымлы чүлмәк ярдәмендә вакыт буйлап сәяхәт итә: әле Бөек Болгар җирләренә барып чыга, әле борынгы Казанга, Свияжскига. Мәсәлән, Болгарда алар Алмышхан белән очрашалар. Белгәнебезчә, нәкъ менә ул хан булып торган заманнарда татарлар исламны рәсми диннәре буларак кабул итә.

Проект авторы Илһам Фазлиәхмәтов фильмның төп каһарманы нәкъ менә Сабантуй булуында зур мәгънә барлыгын әйтә. “Җир шарының кайсы гына ноктасында яшәмәсен, берничә гаилә татар җыела да Сабантуй ясый башлый. Сабантуй шул төбәктә мәдәни тормышның бер өлеше булып китә. Сабантуй бит бөтен татарларның иң зур бәйрәме, – ди ул. – Һәм бу бәйрәмне бер күрүдә танып алсыннар өчен без аңа мульипликацион персонажлар уйлап таптык”.

Ләкин 3D форматта сыйфатлы мультсериал чыгару шактый кыйммәткә төшә. Җитмәсә, иҗат төркеме аны бары үз көче белән генә эшләргә уйлаган. Шулай да бер җаен тапканнар – хәзер интернетта бик популяр булган краудфандинг ысулы белән халыктан ярдәм алырга булганнар. Шушы татар мультфильмы чыгуын теләгән һәркем аны эшләүгә көченнән килгәнчә ярдәм итә ала.

Мультфильм персонажлары

“Сабантуй маҗаралары”ның идеясе күптәннән килә. Дүрт ел без мультфильмны төшерергә акча эзләп уздырдык. Түрәләр бусагасын таптау файда бирмәде. Гәрчә проектны илбашы Миңнеханов күрде, ошатты. Тик түрәләр безне уздырмас өчен барысын эшләде һәм хәзер дә шул ук хәл. Моның бер сәбәбе бар, нинди сәбәп икәнен аңлыйсыздыр инде – көндәшлек. Проектны күреп, мәдәният министрлыгында худсоветта тикшерделәр, хөкүмәттә күрделәр, дәррәү мактадылар һәм “ниһаять, бер яхшы әйбер уйлап таптыгыз”, диделәр. Тик чынлыкта барысы да шул баналь бюрократиягә төртелеп калды. Шуңа да без краудфандинг мәйданчыгына чыгырга булдык. Проектны тормышка ашырырга бик телибез. Командабызда – Казан кешеләре. Сценарий авторы – Алексей Анисимов, ул шулай ук мультфильмга җыр да язды. Игорь Сиденко тавыш яздыру өчен җавап бирә, ул композитор. Барысы да үз эшен яхшы белүчеләр, профессионаллар. Мондый сыйфатлы продукт белән без үзәк каналларга да, интернетка да чыга алырбыз дип уйлыйм”, - ди проект авторы.

Татарларда беренче булган мультсериал тиз арада рус телле аудиторияне яулап, "Том и Джерри", "Маша и Медведь", "Ну, погоди" кебек данлыклы сериаллар рәтендә торыр дип ышана авторлар.

Мультфильм “Сабантуй” дип аталса да, рус телендә төшерелгән.

“Без яңа механизмнар, кызык һәм көлке хәлләр турында сөйләп, татарларның тарихы һәм мәдәниятенә игътибар иттерергә тырышачакбыз, ди Илһам. – Без халыкка кирәкле продукт эшлибез. Аның һәр сериясен халык көтеп алырлык булсын”.

Сабантуй атлы кечкенә малай

Идея авторлары ике ай эчендә 1 миллион 250 мең сум акча җыярга уйлый. Иң кечкенә ярдәм 100 сумнан башлана. Иң зурысы – 500 мең сум. Мондый сумма керткән кешегә хөрмәт йөзеннән җавап итеп күп кенә “бүләкләр” каралган. “Борынгы Болгарда маҗаралар” дип аталган беренче сериянең башында бу кешегә багышлап 10 секундлык ролик куелачак, шулай ук аның үзенә охшаган персонаж бүләк ителә.

Бер мең сум керткән кешеләр үз исемнәрен титрларда күрә алачак. Проектка ярдәм итүчеләргә тагын күптөрле бүләкләр каралган: “Сабантуй маҗаралары” сериалы күренешләре белән бизәлгән еллык календарь, сериалдагы әкиятләр кергән, аның авторлары имзалаган альбом һәм китап, мультфилм премьерасына чакыру билеты, иҗат төркеме белән очрашу, һәм башкалар.

20 мең сумлык ярдәм күрсәткән кешегә авторлар балаларын яисә дусларын туган көне белән котлау бүләк итәчәк. Ә инде 30 мең керткән кеше “Борынгы Болгарда маҗаралар” сериясендә үзенә охшаган персонажга ия булачак.

Проектка акча җыю Бумстартер сайтында бара. Бүгенге көндә анда әлегә 550 сум җыелган.

Мультфильмның пилот варианты: