"Грек-рим көрәшенә өйрәнеп, минем Сабантуйда бөтен кеше алдында батыр каласым килә, әти-әнием горурлансын иде минем белән. Шуңа да бик теләп, яратып турнирларда да катнашам", - ди ун яшьлек Айдар Шәмсетдинов. Ә инде Индрәйнең “Батыр” спорткомлексына биш яшеннән йөрүче Данис Вәлишин: “Мин көрәш белән мәктәпкә кергәнче үк шөгыльләнә башлаган идем. Әти-әнием грек-рим көрәше секциясенә җибәргәч, мин аның кирәклеген тулысынча аңламаганмын, әле җаваплылык хисе булмаган күрәсең. Шуңа да, күбрәк дуслар белән урамда уйныйсым, йөгерәсем килә иде. Секциягә йөрми дә башладым. Ә инде үсә төшкәч, шуны аңладым: урамда йөгереп йөрергә кайчан да өлгерәсең икән ул. Көрәш минем өчен яңадан тормыш рәвешемә әйләнде, үземә ышаныч артты. Теләп шөгыльләнә башлагач, урыннар да алдым. Спортның бу төре буенча I яшүсмерләр разрядына ирештем. Мин максатыма таба алга барам. Европа, дөнья чемпионы исемен яулыйсым килә”, - дип сөйләде.
Менә шулай теләп, яратып көрәш ысулларын өйрәнүче балалар өчен бәйрәм булды, “Батыр”да 2002 -2005 елгылар арасында ачык шәһәрара турнир үтте. Оештыруда грек-рим көрәше секциясе тренеры Тимур Сәгыйтуллинның роле зур. Аңа үзенең тәрбияләнүчесе, хәзер “Элитспорт” компанияләре төркеме җитәкчесе һәм авыл хакимияте Думасы рәисе Рөстәм Арипов ярдәмгә килә. “Мин өченче мәртәбә оешма призына ярышлар уздырам. Авыл зур түгел, ата-аналар да гел булышырга әзер торалар, яшьләр спорт белән дус. Мин бик канәгать грек-рим көрәше түгәрәгенә йөргәнемә, балаларның да сәламәт тормыш рәвеше алып баруларын, киләчәктә дөрес юл сайлауларын телим. Милләттәшләрем көчле булып үссеннәр. Сабыйларның шулай көрәшергә омтылуларын күреп, ничек ярдәм кулы сузмыйсың инде. Әле өлкә Думасы депутатлары белән сөйләшеп, “Батыр”га тренажер залы өчен 300 мең сум акча күчерү мөмкинлеген хәл иттек”, - диде ул.
Тимур Сәгыйтуллин: “Көн саен мәктәпкәчә яшьтәге балалардан башлап өлкән класстагыларга кадәр секциягә җыелалар, - дип сүз башлады. - Яшьләрнең шәһәргә укырга, яисә эшкә чыгып киткәннәре дә ташламыйлар. Унсигезенче ел авыл балаларын көрәшкә өйрәтү дәверендә алар арасыннан спорт мастерлары да, спорт мастерлыгына кандидатлар да үсеп чыктылар.
Сабантуйларда да сынатмыйлар. Монда беренче көннән үк ярдәм итеп килгән дөнья чемпионы һәм олимпиаданың көмеш медаль иясе Владимир Чебоксаровка, ул җитәкләгән Төмән өлкәсе спорт көрәше федерациясенә һәм тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына рәхмәт”.
- Спорт белән ныклап шөгыльләнүче үсмерләр яшьтәшләре арасында үзләренә генә хас сыйфатлары белән аерылып тора. Гадәттә, алар төгәл, җыйнак, кыю, тәвәккәл, максатчан булып үсә. Спортка гашыйк егетләр юлында Тимур Сәгыйтуллин кебек җиң сызганып, зур теләк белән шөгыльләнүче тренерлар күбрәк булсын иде, - дип кушылдылар Тубылдан килгән һәр яктан актив егетләр Хәсән һәм Хәсәен Арангуловлар. – Безнең шәһәрдә Солтанали Рамазанов 3 ел көрәш серләрен өйрәтә. Уңышлары да мактанырлык. Тик торыр җире юк, күпме сорасак та, вәгъдә генә итәләр. Яшь кеше я гаилә кора, я киләчәген билгели алмый. Ә болай балаларга ярдәмгә килә торган спонсорларыбыз да бар, үзебез дә булышабыз”.
Хәзер көрәшчеләрнең балларын санап утыручы, үзе дә шөгыльләнүче Руслан Миронов төрле югарылыктагы ярышларда үрләр яулаган спортчы. “Спортның бу төрен яратып, теләп йөрим, - ди ул, - әле татар көрәше алымнарын да өйрәнәбез, сабантуйларда җиңгәнем бар, хәтта федераль сабантуйда үз авырлыгым буенча өченче урын алдым. Ел саен авылда 1 майда узган сабантуйда башлана инде безнең сыналулар. Әнә танылган якташыбыз Владимир Чебоксаровның, татар авылындагы сәламәт балаларның көрәш белән кызыксынулары бер дә гаҗәп түгел, диюе тагын да горурлык уята”.
Тәҗрибәле тренер Габделхак Миңнебаевның, балаларны интернеттан аерып алып булмый хәзер, ярышларга да материаль ягын гына карап баралар диюе индрәйләргә кагылмый әлегә.