Казанда сәяси репрессияләргә каршы митинг үтте
Your browser doesn’t support HTML5
7 мартта Татарстан башкаласында сүз иреген яклап митинг үтте. Тинчурин паркы янында оештырылган чарада катнашучылар тоткарланган татар активисты Рәфис Кашаповның иреккә чыгарылуын һәм Русидә барган сәяси эзәрлекләүләрнең туктатылуын таләп итте.