Иглин кайтавазы: тагын ике үлем
Your browser doesn’t support HTML5
Башкортстанның Иглин районында гадәттән тыш хәл. Туры мәгънәдә бар Русиягә яңгыраган Урман авылы янындагы саклану министрлыгының хәрби арсеналы сакланган урында ике кешенең үле гәүдәсе табылды. Якынча мәгълүматлар буенча, ике ир металл сатып акча эшләү максатында снарядларны сүтмәкче була. Шул вакытта ике кешенең гомерен кыеп көчле шартлау яңгырый. Һәлак булучыларның берсенә 30 яшь. Исегезгә төшерәбез, 2011 елда Урман авылы янында 100, 125 һәм 152 миллиметрлы артиллерия снарядларына дары зарядлары, шулай ук яктырта торган снарядлар шартлаган иде. Келәттә 90 мең тоннадан артык боеприпаслар булган. Бу фаҗигадә берничә кеше һәлак булды. Кызганыч, тыныч вакытта да монда кешеләр күпләп һәлак була.