Ижау мәктәбендә быел татар сыйныфы тупланмаячак

Балалар белән ата-аналар дәрестә

Егерме ел элек Ижау шәһәренең 12-нче санлы мәктәбендәге татар һәм удмурт сыйныфларына балалар туплый башлаганнар иде. Ләкин соңгы елларда татар сыйныфларына укучылар җыелмый. Моны Русия мәгариф министрлыгының яңа уку стандартлары кабул итүе һәм балаларның аз булуы белән аңлаталар.

Шушы көннәрдә Ижау шәһәренең 12-нче санлы мәктәбенә балалар дәресләргә әти-әниләре белән килде. Мәктәптә ел саен гадәткә кергән – ачык ишекләр көннәре уздырылды. Әлеге чараның мөһимлеген билгеләп, мәктәп директоры Оксана Вячтомова "Укытучылар һәм укучылар ата-аналар алдында ел дәвамында нәрсәләргә өйрәнүләре хакында хисап тота, яхшы укучыларны өлкәннәр каршында тантаналы рәвештә билгеләп үтү", диде.

Татар теле укытучысы Рәсимә Садыйкова ачык дәрес алып бара

"Ачык ишекләр көннәре бәйрәм буларак та билгеләнеп үтә. Балалар дәресләрдән тыш, әти-әниләре белән төрле түгәрәк эшендә катнаша ала, шулай ук сәнгать сәгатьләре дә каралган. Соңгы елларда татар һәм катнаш гаиләләрдән малай-кызлар татар теле факультативына йөреп туган телләрен үзләштерә, татар халкының тарихы белән таныша, җырлар-биюләр өйрәнә. Сыйныф тупланмаса да, милли эш тукталып калмады”, диде татар теле укытучысы Рәсимә Садыйкова.

Ачык дәрестә

Мәктәптә 20 ел элек татар һәм удмурт сыйныфларына да балалар туплый башлаганнар иде. Ләкин соңгы елларда татар сыйныфларына укучылар җыелмый. Мәктәп директоры Оксана Вечтомова якында гына татар гимназиясе булуы һәм бу тирәдә шәхси йортларда күбрәк өлкән яшьтәгеләр яшәве сәбәпле балалар саны да аз булу белән аңлатты. Дөрес, беренче сыйныфка инде ике сыйныф җыелган, әмма алар рус програмы нигезендә белем алачак.

Татар сыйныфларына балалар тупланмавына киртәне иң беренче чиратта Русия мәгариф министрлыгы куйды. Бу – яңа уку стандартлары кабул ителүе. Икенчедән, ЕГЭ – бердәм дәүләт имтиханнарын балам бирә алмас дип ата-аналар да милли сыйныфлардан ваз кичә. Ата-аналар арасында татар теленең укытылуын теләүчеләр дә бар.

Әминә Шәрәфиева татарча җыр башкара

Дүртенче сыйныф укучысы Әминә Шәрәфиеваның әбисе Әлфия Мирза кызы оныгы укыган параллельдә татар теле укытылмавын җиткерде, әмма кызчыкны “Спартак” халык иҗат йортына татар ансамбленә йөртүләрен, флейтада татар моңнарын өйрәнүен сөйләде. “Мин үзем Ижауда үстем. Татар телен укымадым, ул елларда татар мәктәбе юк иде, улым да телебезне бик аз белә. Мәктәптә өлкәннәр өчен факультатив булса, үзебез дә йөрер идек”, диде Әлфия Шәрәфиева.

Гөлшат Гәрәеваның кызы Вәсилә җиденче сыйныфта укый. Вәсилә дә татар теле факультативына йөри. Әле күптән түгел уздырылган Шигърият бәйрәмендә шигырьне сәнгатьле итеп укып, икенче урын яулады. “Өйдә бала белән татар теле нигезләрен үзләштереп булмый, мин үземдә туган телемдә белем алмадым, шуңа факультативта булса да телне өйрәнүенә канәгать, татар язучылары, шагыйрьләре белән таныша кызым, диде Гөлшат Гәрәева.

Ата-аналарның кайберләре шушы мәктәптә үзләре белем алган, хәзер инде балалары укый. Шушындый ачык ишекләр көннәре бик кирәкле дигән фикердә Гүзәлия Ситдикова. “Баланы өйдә тикшерәбез, мәктәптә, гадәттә, сыйныф җитәкчесе белән элемтәдә торабыз, әмма ачык ишекләр көннәрендә барлык фәннәрне алып баручы укытучылар белән очрашып, сөйләшеп була”, диде.

Ярминкә оештыручылар

Мәктәптә балага ныклы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Дәресләрне заман технологияләренә нигезләнеп алып барабыз. Класслар компьютерлар, телевизорлар, интерактив такталар белән тәэмин ителгән диде директорның ярдәмчесе Татьяна Шестакова.

Ачык ишекләр көннәрендә ата-аналар дәресләрдә утырды, балалар белән бергә төрле түгәрәкләрдә булды. Өлкәннәр өчен махсус остаханәләр дә оештырылды. Ә фойеда исә түгәрәкләрдә балалар куллары белән ясалган әйберләрдән күргәзмә оештырылган иде. Аларны ярминкәдә сатып алып та булды.