Татарстанда укучылар саны сиксәннән ким булу сәбәпле ябылырга мөмкин мәктәпләрнең исемлеге әле дә төзелмәгән. Мәгариф министрлыгы сүзчесе Алсу Мөхәммәтова үзләрендә мондый исемлекнең булмавын әйтте.
2015 елның 11 февралендә Татарстан вице-премьеры, фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттахов балалар саны җитешмәгән мәктәпләрнең үзгәрешләргә дучар булачагын һәм исемлекне әзерләү өчен бер ай вакыт биреләчәген белдергән иде. Татарстандагы 1403 мәктәпнең 244ндә балалар саны җитәрлек түгел (малокомплектный) дип белдерелә. Ай ярым вакыт узды, әмма мөдирләр дә, авыл халкы да, укытучылар да билгесезлектә.
2013 елның язында Әгерҗе районында язмышлары кыл очында калган мәктәпләр тагын үзгәрешләр булу мөмкинлеге турында хәбәрдар. Салагыш урта мәктәбе мөдире Айдар Хөснетдинов Азатлыкка "үзгәртмәсләр дип өметләнәбез" дип әйтте.
"Март башында Казанда мәктәп мөдирләренең укулары булды. Министр Энгел Фәттахов үзе безнең янга килеп сөйләште, шунда ул татар, мари, удмурт милли мәктәпләре һәм балаларны йөртеп укытачак мәктәп бик ерак урнашса, һәрберсенең дә язмышы аерым каралачак дип тә әйтте. Иң беренче чиратта ата-аналарның ризалыгын алырга кирәк дип тә өстәде", ди мөдир.
Бүген Салагыш урта мәктәбендә 72 бала белем ала. Алдагы елларда да укучылар саны 75-80 тирәсе булачак. Мөдир сүзләренчә, төгәл саннарны өздереп әйтү кыен, чөнки тугызынчы сыйныфны бетергәч шәһәргә китеп баручыларның күпме булачагы билгесез. Салагышта узган ел тугызны бетергәч өч укучы киткән. Хәзер унынчы сыйныфта тугыз бала укый. Узган ел тугызлар районда югары сыйфат күрсәткән, барсы да дип әйтерлек сынауларны "4" һәм "5"кә биргән. Салагышта 11нче сыйныфта быел ике бала белем ала.
Салагыш укытучылары мәктәпләренең үзгәрешләргә дучар булырга мөмкинлеге турында утырып сөйләшкәннәр инде. Бу хәбәрне авыл халкы да белә. һәркем дә тимәсләр дип өметләнә. Канун нигезендә, авыл халкы җыелышыннан соң мәктәпләр язмышын район үзе хәл итәчәк. Министрлык белән килештерелә генә.
Хөснетдинов сүзләренчә, районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина җыелыш җыеп тугыз еллыкка кала торган мәктәпләр дә бар дип әйткән. "Аларда балалар саны аз, илле ничә тирәсе генә, йөртеп укыту мөмкинлеге дә бар", ди Хөснетдинов.
Мәгариф идарәсе башлыгы Сафиуллина Азатлыкка Әгерҗедә үзгәрешләр кичерәсе мәктәпләр исемлеге төзелмәгән әле дип белдерде. Аның сүзләренчә, районда балалар саны тиеш булганнан кимрәк булган татар, рус һәм мари мәктәбе бар, алар барсы бергә җиде-сигез. "Мәктәпләрнең язмышы авыл халкы белән очрашып сөйләшкәннән соң гына хәл ителәчәк", ди Сафиуллина.
Мәгариф хезмәткәрләре арасында үзгәрешкә дучар буласы мәктәпләр язмышын Татарстанда президент сайлауга кадәр, шау-шу тудырмас өчен, хәл итми торырлар дигән сүзләр дә таралган.
2013 елның язында Әгерҗедә Салагыш, Исәнбай, Девятерня, Иж-Бубый, Тәбәрле татар мәктәпләре, Кулигаш һәм Кәдрәк авылларындагы мари мәктәпләре язмышы кыл очында калды. Салагыш халкы күтәрелеп, вәкилләре мәгариф министрына барып җитмәсә, әлеге мәктәпләр үзгәрешкә дучар булырга мөмкин иде.