Йөзләрчә кырымтатар бүген милли телеканалга яклау белдерү максатыннан Акмәчеттә ATR телеканалы янына җыелды. 31 мартта телеканал ачык ишекләр көне узды. Кырымтатарлар бина янына кырымтатар байраклары белән килә.
"Кырымтатар телендә "Ярты кәҗә булса да, сөт бирсен" дигән сүз бар. Безнең максат эшләү, булган каналны һәм анда эшләүчеләрнең эшен саклап калу. Яңа хакимият безгә кагыйдәләр билгеләсен, без алар кушканча эшләргә риза. Хакимияттән әле беркем дә яныбызга килмәде", дип сөйләде ATR, балаларның Lale һәм Мәйдан радиосы кергән медиа холдинг җитәкчесе Ленур Ислямов бүген узган матбугат очрашуында.
Your browser doesn’t support HTML5
Эшен Мәскәүдә алып баручы эшкуар Ислямов бизнесына да басым булуы турында, шулай ук каналны аннан сатып яки тартып алу тырышлыклары турында да сөйләде.
ATR җитәкчесе, Ислямовның тормыш иптәше Эльзара Ислямова 1 апрельдән тапшырулар туктатылган очракта журналистлар һәм каналда эшләүчеләрнең иҗади эшләрен дәвам итәчәкләрен белдерде.
Your browser doesn’t support HTML5
"Фильмнарны тәрҗемә итү, документаль фильмнар төшерү дәвам итәчәк. "Татлы сес" балалар иҗаты фестивален дәвам итәчәкбез", диде Ислямова.
ATR телевидениесе узган елдан бирле дүрт тапкыр Роскомнадзор идарәсенә яңа лицензия сорап мөрәҗәгать иткән, документлар кире кагылган. Канал җитәкчелеге Русия кануннары нигезендә иярчен һәм интернетта тапшыруларны дәвам итү мөмкинлеген тикшерәчәген белдерде. ATR җитәкчелеге башка илләрдән эшләргә чакырулар алуга карамастан тапшыруларны бары тик Кырымнан алып бару кирәк дип саный.