Кырымның туристлык түрәсе хәләл индустрия турында бихәбәр

Your browser doesn’t support HTML5

Кырымда ял итәргә кыстап йөргән ярымутрау түрәләре Казанда булып үзләрендәге хәләл индустрия, кырымтатарларның бизнесы турында берни диярлек белмәвен күрсәтте.

Бу көннәрдә Русиянең тугыз төбәгендә "Кырым көннәре" үтә. Кырым түрәләре Казанга килеп татарстаннарны Кырымда ял итәргә кыстады. Юлы авыр, чыгымнары зур булса да, чит илгә барганчы безгә килегез, ди алар.

Җомга көнне Кырымның курортлар һәм туризм министрының беренче урынбасары Игорь Котляр, Татарстан туризм комитеты җитәкчесе урынбасары Екатерина Барабанова журналистлар белән очрашты. Алар ярымутрауның туристларны каршылырга әзерлеге турында сөйләде. “Кырым көннәре”нең ни өчен аерым төбәк, шәһәрләрдә генә узганы гади аңлатыла: ярымутрауга туры очышлар оештыра алган, ял итәргә акчасы булган халыклы төбәкләр сайланган.


Казанга килүче түрә дә, Татарстанныкы да Кырымга баруның иң җайлы ысулы – очкыч дип саный. Паромнарда тыгын барлыкка килгәнен, анда кешеләр берничә көн ачык эссе һавада көтеп торырга мәҗбүр булганын барысы да хәтерли. Поездда да барысына да урын җитмәгәнлектән, һава юллары аша Кырымга барып ял итәргә тәкъдим итәләр.

Котляр Акмәчет-Казан-Акмәчет рейсы өчен 17 900 сум түләгәнен әйтте. Бу –юл бәясе генә. Әле анда кайдадыр урнашып, ашап-эчеп яшәүне дә санарга кирәк. Мәсәлән, өч кешедән торган гаилә өчен 7-10 көн ял итәргә барырга билет сатып алу да кесәгә бәрә. Өстен-өстен генә санаганда да, Төркиядәге “барысы да исәпләнгән” (all inclusive) ял итү Кырымга очкан рейс өчен түләнгән акчалар белән чагыштырганда күпкә арзанрак килеп чыга. Өстәвенә анда турист чит ил күреп, бераз башка дөньяда яшәп кайта.

Игорь Котляр сүзләренә караганда, Кырымда ял итүнең эконом вариантларын да табып була, акчалы кешеләр өчен дә тәкъдимнәр шактый.

“Кырымның курорт урыннары шактый һәм алар бер-берсеннән аерыла. Бездә барлыгы 13 курорт төбәге. Танылган, инде брендка әверелгән урыннар бар, Кәфә (Феодосия) Ялтадан аерылырга мөмкин. Мәсәлән, Кара диңгез ярындагы курортларда, кунакханәләрдә бер тәүлек яшәү өчен бәя якынча 800 сум тора, моңа иртәнге аш та кергән.

Кизләүдәге (Евпатория) кунакханәләрдә бер тәүлек яшәү якынча 1400 сум тора. Ялтада бу тәүлегенә 2500 сумга төшә. Әмма моңа инде өч тапкыр ашау, медицина хезмәте күрсәтү, дәвалау да кергән. “Ялта” кунакханәсендә бүлмәләр 4-5 мең сум, “Реал”да 7 мең сум тора. Балалар өчен сәламәтләндерү аланнарында бер тәүлек яшәү бәясе бер мең сум тирәсе. Ягъни, турист үз кесәсенә карап, үзенә уңайлысын сайлап алырга мөмкинлек бар”, ди ул.

Котляр ярымутрауда су мәсьәләсе бар икәнен яшерми, ләкин болар барысы да хәл ителә дип ышандырды. “Кырым әлегә Русиядә бер генә ел, 23 ел бу өлкәдә берни эшләнмәде, әмма боз кузгалды”, дип әйтте.
Кырым түрәсе әйтүенчә, Украинада булганда туристик сезонда Кырымга 6 млн кеше килгән. Былтыр бу сан ике тапкырга кимегән, 2014 елда Кырымда 3 млн 300 мең кеше ял иткән.

“Быел, барысы да яхшы булса, 4 млн туристның килүен көтәбез. Бу транспорт логистикасына бәйле. Июнь-сентябрь айларына шифаханәләрдәге урыннарны аерып куючылар шактый, курортлар 70-90 процентка тулы дисәң дә була. Элек Кырымга килүче туристларның күпчелеге Украина ватандашлары иде, икенче урында – русиялеләр, өченче урында – чит илләрдән килүчеләр. Мәсәлән, Төркиядән күпләп киләләр иде, аларны мөселманнарның ярымутраудагы изге урыннары кызыксындырды. Балтыйк буе илләреннән, Алманиядән килүчеләр бар иде. Бүген Акмәчеттән туры очышлар юк, шуңа да бу юнәлештән килүче туристлар саны кимер дип уйлыйм”, дип сөйләде түрә.

Сүз уңаеннан, былтыр Татарстаннан ничә турист Кырымны күрергә барганын белеп булмады, аның төгәл саны юк дип әйттеләр, әмма Татарстан туризм комитеты җитәкчесе урынбасары Екатерина Барабанова бу як белән кызыксынучылар арта бара, шалтыратулар бик күп диде. Туры очышлар булганда Кырымга барып җитү авырлык тудырмас ди ул да.

“Казаннан Акмәчеткә “Грозный Авиа” белән “Аэрофлот” һава юллары рейслар башкарачак. “Аэрофлот” очышларын 20 апрельдән башлаячак, ә “Грозный авиа” – 17 июньдә. Рейслар атнасына өч тапкыр булачак. Моннан тыш Бигеш һава аланыннан да очышлар оештырылачак. Казан-Акмәчет-Казан рейсына билет бәясе 18-19 меңнән башлана, бу узган елдагы бәяләрдән 4-5 меңгә кыйбатрак. Былтыр бөлгенлеккә төшкән “Ак барс аэро" билетлары арзанрак иде. Моннан тыш һава юлларына быел субсидия каралмаган. 2014 елда субсидияле билет бер якка 2 мең 200 сум тора иде”, дип аңлатты Екатерина Барабанова.

Кырымның курортлар һәм туризм министрының беренче урынбасары Игорь Котляр ярымутрауда 156 мең туристны урнаштырырлык 770 бина бар (бу санга шифаханәләр, кунакханәләр, пансионатлар һ.б. керә) диде. Моннан тыш Кырымда 61 туроператор белән 113 турагентлык эшләгәнен билгеләде. Очрашу вакытында ул аерым кунакханәләрне дә мактап телгә алды.

“Азатлык” радиосы турист юлламаларына кырымтатарлар тоткан кунакханәләр кергәнме, аларга реклам ясаламы, ярымутрауда хәләл индустриягә игътибар ителәме дип кызыксынды.

Кырымтатарлар тоткан отельләр турында Котляр анык кына өздереп әйтә алмады, әмма кырымтатарларның тарихына бәйле истәлекле урыннарны, ничә мәчет булганын бик җәһәт кенә әйтеп бирде. Әмма туризм өлкәсендә эшмәкәрлек алып барган кырымтатарлар белән аерым эшләү алып барылмаганы аңлашылды. "Турист юлламаларында аерым кырымтатарлар тоткан отельләр юк, без милләт буенча, урыска, украинга, кырымтатарга бүлмибез", диде ул. Ә хәләл индустрия, хәләл отельләр турындагы сорауга җавап бирә алмады.

Бу сорауга Татарстан түрәсе: "Кырымда бу өлкә әле үсмәгән, әмма аны җәелдерергә барлык мөмкинлекләр бар. Казан өчен хәләл индустрия мөһим, ихтыяҗ зур, әмма Кырымда аның актуальме, юкмы икәнен белмибез, әмма бу юнәлештә эшләргә кирәк", диде.

Түрәләләр Кырымга очышлар артык кыйбат димәсә дә, Кырымга барам диючеләрнең күпчелеге машинада бару кулайрак, чөнки арзанрак ди. Чит илгә барыр идек, ләкин доллар белән евро бәясе артканга күрә, сәфәрләрнең “эконом” вариантын сайларга туры килә дип әйтәләр.