Бәләбәйнең атаклы мөгаллименә 80 яшь

Илгизәр Гыйззәтуллин чыгыш ясый

Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә яшәүче атаклы татар мөгаллиме, биредәге педагогия көлллиятендә 52 ел мөгаллимлек иткән Илгизәр Гыйззәтуллинга 80 яшь тулды. Шушы уңайдан уку йортында аның юбилей кичәсе оештырылды.

Илгизәр Гыйззәтуллин Татарстанның Минзәлә районындагы Чулпан авылында туып үсә. Башта Минзәлә педагогия училищесында белем ала, аннан соң Казан педагогия инистиутын тәмамлый. 1962 елда юллама белән Бәләбәй педагогия көллиятенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып килә ул. Узган елга кадәр шушы уку йортында амый-талмый мөгаллимлек кылды Илгизәр ага.

Юбиляр көллият укытучылары белән

Илгизәр Гыйззәтуллин укытучылар династиясен дәвам итүче. Аның әтисе Солтангали ага да укытучы һәм мәктәп директоры була. Илгизәр кечкенәдән бик күп әдәби китаплар укый. Минзәлә педагогия усчилищесында танылган шәхесләр Мәдинә Маликова, Марс Шабаев, Газиз Мөхәммәтшин, Гөлшат Зәйнәшева, Ләбиб Айтугановлар белән бергә укый. Педагогия институтында укыганда Илгизәр Гыйззәтуллин әдәби түгәрәк җитәкчесе була. Түгәрәккә ул чакта бүгенге халык шагыйре Ренат Харис та йөри. Шул рәвешле иҗатка тартылган каләм әһелләре белән аралашулар, бергә төрле кичәләр оештырулар яшь белгечне Бәләбәйгә килгәч тә илһамлы хезмәткә дәртләндерә.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен дә Илгизәр Гыйззәтуллин кызыклы итеп үткәрә. Гомум дәреслекләр белән генә чикләнмичә, хәзерге әдәби хәят белән җитди танышып баручы мөгаллим укучыларны иң соңгы яңалыклар белән таныштырып бара, теге яки бу татар язучыларына багышланган кичәләр оештыра. “Әдәбият укыту зур әзерлек таләп итә, язучының бай, катлаулы тормыш юлы, югары зәвыклы әдәби әсәрләре балаларда игелекле, яхшы хисләр уята. Ә мондый хисләрне уяту мөгаллимнән зур осталык сорый”, - ди Илгизәр ага.

Илгизәр Гыйззәтуллин китаплары

Әле алтмышынчы еллар башында ук Илгизәр Гыйззәтуллин үзенә бер бик кызыклы шөгыль таба. Төрле телләрдәге канатлы сүзләрне, мәкальләрне, әйтемнәрне җыя башлый ул. Тупланган мәгълүматлары бихисап булгач, “Канатлы сүзләр” исемле беренче җыентыгын бастырып чыгара мөгаллим. Аннан икенчесен, өченчесен. Әле дүртенче китабы нәшриятта басылып ята. Бишенче җыентыгы да әзер инде. Әлеге китаплар укытучылар, язучылар, журналистлар һәм, гомумән, телнең кадерен белгән һәммә кеше өчен искиткеч зур рухи байлык, кулланма әсбап.

Аксакал мөгаллимгә - бүләкләр

Бәләбәй педагогия көллиятендә 52 ел хезмәт куйганнан соң, Илгизәр әфәнде узган елда лаеклы ялга чыкты. Әмма үзенең икенче йортына әверелгән белем учагыннан әле дә аерылмый, төрле очрашуларга, кичәләргә бик теләп йөри, яшь укытучыларга кыйммәтле киңәшләрен бирә аксакал. Әле көллият коллективы аның 80 яшьлек юбилеена багышлап зур мәдәни чара оештырды. Элекке укучылары да, аларның ата-аналары да, бүгенге мөгаллимнәр дә ветеран педагогка иң җылы котлау сүзләрен әйтте, бүләкләр тапшырды.