Уфада "Тукай моңнары" бәйгесенә йомгак ясалды

Гран-при алган Илнар Гәрәев

Уфада мәктәпләр һәм гимназияләр укучылары арасында “Тукай моңнары” исемле өченче республика иҗат бәйгесе үтте.

Бәйгенең йомгаклау өлеше 24 апрель көнне Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында оештырылды һәм анда иң югары бүләк – гран-прины Благовар районының Күчәрбай авылы урта мәктәбенең 9нчы сыйныйф укучысы Илнур Гәрәев алды. Тукайның “Су анасы” әсәрен искиткеч сәнгатьле сөйләве белән жюри әгъзаларын әсир итте ул.

Альбина Хәлиуллина

Бәйгене оештыручыларның берсе, БДПУның татар кафедрасы мөгаллимәсе, филология фәннәре кандидаты Альбина Хәлиуллина әйтүенчә, укучыларның байтагы бу ярышмага йә интернет аша, йә телефон элемтәсе ярдәмендә үз чыгышларын юллаган.

Быелгы ярышмада республика районнарыннан җәмгысе 150ләп укучы катнашты. Алар Габдулла Тукай шигырьләрен татар, башкорт, урыс, чуаш, мари, мордва, инглиз, испан һәм фин телләрендә сәнгатьле сөйләүдә көч сынашты. Моннан тыш балаларның җыр-биюгә, төрле музыка коралларында уйнау маһирлыгына да дикъкать ителде.

Мәхмүт Фатыйхов

Катнашучыларны бәяне Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры актеры, Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов җитәкчелегендәге жюри бирде. Аның сүзләренчә, бу бәйге бик тә әһәмиятле. “Тукай моңнары” конкурсы балаларда татар теленә сөю тәрбияли, аның ямен һәм тәмен аңларга өйрәтә. Шул ук вакытта сәнгатьле сөйләү ярышмасы укучыларның сәхнәдәге осталыгын, артистлык сәләтен дә үстерә.

БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасында оештырылган Гала-концертта укучыларның байтагы тагын да Габдулла Тукайның шигырьләрен һәм поэмалардан өзекләрен сөйләп ишеттерде. Шулай ук үзенчә бер театрлаштырылган сәхнә күренешләре әзерләгән бәйгечеләр дә үз чыгышлары белән сокландырды.

Бәйгедә өченче урын алган Гөлия Шәфыйкова

Аеруча Балтач, Благовар, Бүздәк, Чакмагыш, Кырмыскалы якларыннан килгән татар балалары искитмәле матур нәтиҗәләр күрсәтә. Монда инде укытучыларының да аларны әзерләүгә керткән тырышлыгы мактауга лаек. Башкортстандагы катлаулы шартларда да әле татар телен укыту югары дәрәҗәдә сакланган районнар һәм авыллар бихисап.

32 номинациядә узган бәйге бүләкләрен мәгариф министрлыгы, Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте, Башкортстан Татар конгрессы һәм башка татар оешмалары әзерләгән.