Ижауда гомер итүче милләтәшләребез күңелендә “Асылъяр” ансамабльнең биш еллыгына багышланган тамаша озак сакланыр. Залдагы тамашачылар да, кичәне оештыручылар, анда катнашучылар да бер дулкында булды дияргә мөмкин. Биш ел элек, Удмуртиядә федераль Сабантуена әзерлек башлангач, Лариса Гайнетдинова ансамбль оештыру нияте белән чыкты.
Лариса Гайнетдинова Удмуртия башкаласы Ижауда музыка көллиятен тәмамлап, Мәскәүдә Гнесин исемендәге институтта югары белем алып, Ижауда халыклар Дуслыгы йортында методист вазифасын башкара иде. Башлангыч музыка белеме булган, җырга-моңга, биюгә сәләтле кызлар-егетләр берничә ай дәвамында халкыбыз җырларын, татар биюләрен өйрәнде. Сабантуйда алар инде матур гына тамашалар күрсәтте, күмәк биюләрдә дә башкалардан аерылып торды. Сабантуйга бүленеп бирелгән акча милли киемнәр тектерергә дә җитте.
Милли бәйрәмнән соң Лариса Гайнетдинова канатланып ансамбль белән ныклап эшли башлады. Яшьләр янына балаларны да җыйды. “Асылъяр” ансамбленең төп эш юнәлеше – фольклор. Ул гореф-гадәтләребез, йолаларыбызга нигезләнеп, борынгы халык җырларын, такмакларын башкару, милли уеннарны барлауны максат итеп куйды. Кыска гына вакыт эчендә алар республикада да, хәтта чит төбәкләрдә дә үзләрен танытып өлгерде. Удмуртиядә уздырылган бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулады. Татарстанда уздырыла торган “Халкыбыз җәүһәрләре” исемле бәйгедә Нәүрүз күренешен сәхнәләштереп, дипломга ия булдылар. Икенче елда да “Асылъяр” ансамбле Казанда узган бәйгедә җиңүчеләр исемлегендә аталды. Шушы бәйгедә солистлар да Гүзәл Нәҗметдинова һәм Ильяс Бәдретдинов өченче урын, Ралина Шакирова икенче урын алдылар, ә Илнара Гәрәева исемлекнең беренче юлында язылды.
2014 елда балалар “Түгәрәк уенда” да югалып калмадылар, белгечләр тарафыннан югары бәя алып кайттылар. Шул ук елда ансамбльгә дүрт-биш яшьлек малай-кызларны да кабул иттеләр.
Үткән елда шулай ук Лариса Гайнетдинова татар гимназиясендә дә факультатив оештырып, укучылар белән аерым шөгыльләнә башлады. Ансамбльнең биш еллыгына багышланган тамашада биш дистәдән артык бала катнашты. Өч сәгатькә сузылган тамаша бер өзлексез барды. Өлкәннәр, яшүсмерләр һәм иң нәни чыгыш ясаучыларны тамашачы көчле алкышларга күмде. Аерым чыгыш ясаучымы ул, күмәк бию яисә күмәк җыр башкаручымы, алар милли уеннарга нигезләнеп, шаяртулар белән аралаштырып әзерләнгән иде. Ике ел элек әзерләнгән Нәүрүз күренешенә дә бик күп үзгәрешләр кертелгән. Үткән елда тегелгән тагын бер комплект милли костюмнар да балаларга бик килешеп тора. Коллективка инде биш ел йөрүче Диләрә, Айгөл һәм Ләйсәния “Биш еллыкка багышланган кичәгә әзерләнү җиңел булмады, көн аралаш репетицияләргә йөрдек, әмма без бик шат. Залда утыручылар гел кул чабып торулары безне канатландырды”, диделәр.
Кичәгә зал тутырып халык килгән иде. Коллективка йөрүче һәр бала яисә такмак башкарды яисә биеде, җырлады, бер генә бала да катнашмыйча калмады. Һәрберсенең роле бар иде. Нәниләр дә сәхнәгә чыгарга ашкынып торды, хәтта ярдәм итүче әти-әниләргә алларны тоткарлап торырга туры килде. Балаларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Ансамбльгә беренчеләрдән булып йөри башлаган Ландыш Минһаҗева – хәзер инде Габделфәртова тамашаны залдан күзәткән. “Мин бик дулкынланып күзәттем, бик ошады тамаша”, диде ул.
Тамашаның азагында коллективны туган көне белән котлап, бүләкләр дә бирелде. Милли сәясәт министрлыгы, милли-мәдәни автономия мактау хатларын, призларын коллективның җитәкчеләренә, балаларга, шулай ук иганәчеләренә тапшырды. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова: “Мондый тамашаның республикада әле булганы юк иде. Рәхмәт балаларга, бик тырышлар, рәхмәт җитәкчеләргә, түземле әти-әниләргә. Балаларны кечкенәдән милли җырларыбызны күңелләренә сеңдерәләр, татар телебездә сөйләшергә тагын бер өстәмә дәрес тә бирәләр. Бу балаларның милли җанлы булуып үсүләрендә бер дә шик юк”, диде.
Балаларны әти-әниләре, әби-бабалары җитәкләп йөртмәсә, алар белән өйдә шөгыльләнмәсә - уңышка ирешеп булмас иде. Ике кызын ансамбльгә йөртүче Наил Шәриповның фикере – югары профессиональ белгечләрнең булуын белеп, аларны куллану – максат. Балага тиешле юнәлеш бирү - әти-әнинең төп бурычы. “Киләчәктә ул сәнгать юлын сайлармы, юкмы,әмма бүген бала милли моңнар белән таныша, аларны күңеленә сеңдерә”, диде Наил Шәрипов.
Айрат Бәдретдиновның ике улы ансамбльдә шөгыльләнә. Кече улы дүрт яшьлек Ильяс та, бер дә оялмыйча, олы артистлар кебек, микрофон белән дә бик яхшы идарә итә. Аның сүзләренчә, өйдә көндә концерт. Балалар коллективта өйрәнгәнне өйдә кабатлый, әниебез, әбиебез алар белән күбрәк шөгыльләнә дип уртаклашты.
Ата-аналар, милли оешма вәкилләре коллективның чыгышыннан канәгать. Республикада фольклорга нигезләнеп, шундый матур тамашалар әзерләүче бердәнбер коллектив булуын да билгеләп үтте алар. Аеруча рәхмәт сүзләрен ансамбльнең җитәкчесе Лариса Гайнетдинова, хореограф Альбина Миңнемөхәммәтова, баянчылар Сергей Тюпин һәм Руслан Вәлиевка җиткерделәр.
Ансамбльдә шөгыльләнә башлаган баянчы Руслан Вәлиев үткән елда Казан консерваториясенә укырга керде. Ул да махсус тамашада катнашу өчен Ижауга кайткан.
“Асылъяр” ансамбленең җитәкчесе Лариса Гайнетдинова: “Бу - бик зур эш. Биш ел элек башладым, хәзер ул балаларны ташлап булмый. Мин үземдә әни, өйдә ике улым. Аларны да тәрбияләргә кирәк. Вакытны күп ала коллектив. Авыр чаклар да була. Олы улым коллективка йөри, мин нәрсә эшләр идем, ансамбль булмаса ди. Балаларга ошый, шуңа да эшне дәвам итәргә ниятем. Балалар арый. Әмма сәхнәдә алар үзләрен чын артист итеп хис итә, күзләре янып тора, димәк, аларга бу бик кирәк”, диде.
Татар моңы, татар теле балалар күңеленә сеңеп калачак. Хәтта балалар арасында фольклор юнәлешендә эшләргә ниятләре инде булачак һөнәр итеп сайлаучылар да бар. Бу фикергә килеүен Айгөл җиткерде. Коллектив тагын да үсеп, тагын да матур тамашалар әзерләвенә ышаныч зур.